- РУС
- ТАТ
Драма актрисасы, Үзбәкстан ССРның халык артисты (1952)
1912 елның 25 ноябре (8 декабре), Әстерхан шәһәре – 1991 елның 31 октябре, Үзбәкстан ССР, Ташкент шәһәре.
Сәхнә эшчәнлеген Ташкенттагы Эшче күчмә театрында башлый, 1932 елдан Хәмзә исемендәге Үзбәк академия драма театры актрисасы.
З.С.Садриева, киң иҗат диапазонына ия актриса буларак, трагедия масштабындагы шактый гына зур рольләр башкара: Гертруда («Гамлет», У.Шекспир), Тәңкәбикә («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Кручинина («Без вины виноватые», А.Н.Островский), Любовь Яровая (К.А.Тренёвның шул исемдәге әсәре буенча), Васса Железнова (М.Горькийның шул исемдәге әсәре буенча).
Актриса башкаруында Татьяна («Мещане», М.Горький), фрау Миллер («Коварство и любовь», Ф.Шиллер), Огулхан («Хөррият», Уйгун), Харитонова («За тех, кто в море», Б.А.Лавренёв) кебек драматик характерлар тирән психологизм белән сугарыла. З.С.Садриева тарафыннан иҗат ителгән Галимә («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Фәрманбиби («Кәләшләр фетнәсе», С.Әхмәд), Хөлнисә («Шёлковое сюзане», А.Каххар), Агафья Тихоновна («Женитьба», Н.В.Гоголь), Феклуша («Гроза», А.Н.Островский) кебек комик образлар буяулар куелыгы, социаль характеристиканың үткенлеге белән аерылып тора.
Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967).
Театральная энциклопедия. М., 1965. Т. 4.
Жалялетдинова М. Зайнаб Садриева. Таш., 1987.
Автор – И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.