Биографиясе

1952 елның 24 декабрендә Германия Деммократик Республикасының Потсдам шәһәрендә туган.

1975 елда Чиләбе мәдәният институтын тәмамлый.

1975–1981 елларда – Чиләбе, 1981–1986 елларда – Чита өлкә драма театрлары, 1986–1995 елларда М.Горький исемнгдәге Ростов академия театры актрисасы.

1995 елдан Казан Зур драма театрында. Беренче рольләреннән үк труппаның әйдәп баручы актрисасы булып китә.

Иҗаты

С.Г.Романованың Персикова («Хәтәр йомыркалар», М.А.Булгаков повесте буенча), Лариса («Тавык күзе», Н.В.Коляда), Графиня («Пики дамасы», А.С.Пушкин повесте буенча; 2003 елда Чиләбе шәһәрендә узган Халыкара «Камерата-транзит» театр фестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле өчен приз), Целия Пичем («Өч тиенлек опера», Б.Брехт), НКВД капитаны («Америка фахишәсе, яки Эчкече әти белән Россия буйлап сәяхәт», И.Квирикадзе), Гесиона («Йөрәкләр яралана торган йорт», Б.Шоу), Раневская («Чия бакчасы», А.П.Чехов; 2007 елда Самара шәһәрендә узган Бөтенроссия «Идел буе театр сезоннары» фестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле өчен приз), Клара Цеханасьян («Дама визиты», Ф.Дюрренматт), Москалёва («Абзыкай төше», Ф.М.Достоевский повесте буенча) кебек аеруча зур рольләрендә аның нык характерга ия көчле драматик образлар иҗат итәргә сәләтле булуы ачыла.

С.Г.Романова иҗатына истә калырлык матур формага, рольнең тышкы зәвыклылыгына омтылыш хас.

С.Г.Романова әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, театр тормышындагы мөһим вакыйгаларга, шул исәптән Казандагы рус театрының 210 еллыгына, СССРның халык артисты Н.И.Якушенконың тууына 100 ел, Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган күп кенә әдәби композицияләр авторы.

1995 елдан Казан Зур драма театры каршындагы Россия театр сәнгате академиясе студиясендә укыта.