Биографиясе

1918 елның 31 июле, Самара губерниясе, Бөгелмә өязе Пальная авылы — 1975 елның 16 феврале, Краснодар шәһәре.

1939–1941 елларда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында укый. Бер үк вакытта, 1940–1941 елларда, Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) спектакльләрендә катнаша. Анда ул Вивиани («Бөек еретик», И.Персонов, Г.Добржинский) һәм Лазаревский («Качу», Д.А.Щеглов) рольләрен башкара.

1941 елда институт Омск шәһәренә күчерелә, Провоторов, укуын дәвам иткән хәлдә, Омск драма театрында куелган спектакльләрдә зур булмаган рольләр уйный.

Сәхнәгә беренче тапкыр 1944 елда Ульяновск драма театрында чыга.

1950 елда Ю.А.Завадский тарафыннан Моссовет исемендәге Мәскәү театрына чакырып алына.

1952–1963 елларда Казан Зур драма театры актеры.

Кишинев, Ростов-Дон, Краснодар шәһәрләрендәге театрларда эшли.

Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 1959–1963 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

Н.С.Провоторов В.И. Ленин ролендә

(«Третья патетическая» Н.Ф.Погодина)

Беренче роле — Володя Ульянов («Гаилә», И.Ф.Попов) Провоторовны Казан труппасының әйдәп баручы актерлары рәтенә чыгара.

Һәр гамәлнең психологик дәлилләнеше, даими рәвештә сәхнә тормышы белән яшәү аның сәләтенең бик тә мөһим, үзенчәлекле якларын билгели һәм шактый гына зур рольләр иҗат итәргә мөмкинлек тудыра: Николай Селихов («Хәтәр юлдаш», А.Д.Салынский, 1953), прапорщик Звонарев («Порт-Артур», А.Н.Степанов, И.Ф.Попов, 1953), Стогов («Эшлекле», И.Городецкий, 1954), Ведерников («Ил гизү еллары», А.Н.Арбузов, 1954), Сергей Чагин («Үз балаларының әнисе», А.Н.Афиногенов, 1955), Муса Җәлил («Үлмәс җыр», Р.Ф.Ишморат, 1956), Габдулла Тукай («Тукай Петербургта» телевизион спектакле, 1962).

Н.Ф.Погодинның «Баһадирлар» (1958) һәм «Кремль курантлары» (1962) пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Провоторов иҗат иткән Ленин образы актерның иҗади казанышы булып тора.

Классик репертуарда да шактый гына рольләр башкара: дон Карлос (Ф.Шиллерның шул исемендәге әсәре буенча), Моска («Вольпоне», Б.Джонсон), Фигаро («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Бастрюков («Иделдә йокы», А.Н.Островский), Трофимов («Чия бакчасы», А.П.Чехов).

Актер тарафыннан иҗат ителгән замандашлары образлары социаль характеристиканың төгәллеге белән үзенчәлекле: Иван Рыбаков (В.М.Гусевның шул исемендәге әсәре буенча), Большаков («Югары көчәнеш», И.П.Куприянов), Платонов («Океан», А.П.Штейн), Иван Ручейков («Бүген һәм һәрвакыт», Г.М.Мазин).

Үзен режиссер буларак та таныта. Казан Зур драма театры сәхнәсендә «Аерылышудан соң» («После разлуки», бертуган Турлар) һәм «Разведчик хатын-кызлар» («Разведчицы», И.М.Соболев) спектакльләрен куя.

Берничә ел дәвамында Казан университетында студентлар театры белән җитәкчелек итә. Анда ул «Чоңгыл» («Пучина», А.Н.Островский) һәм «Мещаннар» («Мещане», М.Горький) спектакльләрен сәхнәләштерә.

Матбугатта театр сәнгатенең заманча проблемаларын яктырткан мәкаләләре дөнья күрә. 

Н.С.Провоторов Муса Җәлил ролендә

(«Бессмертная песнь» Р.Ф.Ишмуратова)

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге (1959), РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты (1971).

Хезмәтләре

К заветной цели // Мы из Советской Татарии. К., 1962;

Вперёд, к Станиславскому! // Театральная жизнь. 1969. № 14;

Призвание актёра // Театральная жизнь. 1971. № 5.

Әдәбият

Фрид Ю. Человек, художник, гражданин // Театральная жизнь. 1960. № 22;

Толчёнова Н. О Ленине // Огонёк. 1970. № 9;

Макаренко Ю. Народный артист // Кубань. 1973. № 10;

Ингвар И. Казанская театральная лениниана. К., 1989;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов