Чын фамилиясе Покровский.

Биографиясе

1900 елның 18 (31) декабре, Калуга губерниясе Малоярославец шәһәре — 1969 елның 1 марты, Казан. 

Дворяннар нәселеннән.

Калуга реаль училищесен (1916), Петровск авыл хуҗалыгы академиясенең ике курсын, Мәскәүдә режиссерлык курсларын (1932) тәмамлый.

Сәхнә эшчәнлеген 1921 елда Калуга театры актеры буларак башлый,

1922–1931 елларда Тула, Ставрополь, Таганрог шәһәрләрендәге театрларда режиссер ярдәмчесе булып эшли.

1932–1943 елларда Чиләбе, Ташкент, Калуга, Омск, Архангельск шәһәрләрендәге театрларда режиссер һәм баш режиссер.

1943 елдан Казан Зур драма театрында режиссер, 1946–1953, 1959–1963 елларда баш режиссер.

1954–1959 елларда Куйбышев һәм Минск драма театрларында баш режиссер.

1963 елдан Казан театр училищесендә педагогик эшчәнлек алып бара.

Иҗаты

Казанда эшләгән елларында барлыгы 39 спектакльне сәхнәгә куя. Аларның һәркайсы шәһәрнең театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә.

Актерлар белән даими рәвештә әзерлек эшләре алып бару, һәр роль өстендә җентекле эшләү, тышкы күренешнең камиллеге Простов спектакльләрен тирән мәгънәле һәм масштаблы итә.

«Күптәнге хәлләр» («Давным-давно», А.К.Гладков, 1943), «Иван Грозный», «Михнәтле заман» («Хождение по мукам», (А.Н.Толстой, 1945, 1947), «Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт, 1950), «Лейпциг, 1933» (Л.В.Компанейц, Л.И.Кронфельд, 1951), «Үле җаннар» («Мертвые души», Н.В.Гоголь, 1952), «Иделдә йокы» («Сон на Волге», А.Н.Островский, 1953) спектакльләре композицион төзелешнең төрле чараларга бай матурлыгы һәм кеше язмышларының тирән драматизмы белән тамашачыда көчле тәэсир калдыра.

«Дөреслек әйбәт, ә бәхет яхшырак» («Правда — хорошо, а счастье лучше», 1944), «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» («Таланты и поклонники», 1945), «Яшенле яңгыр» («Гроза», 1963, барысы да — А.Н.Островский), «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой, 1948), «Тормыш төбендә» («На дне», М.Горький, 1949), «Чия бакчасы» («Вишневый сад», А.П.Чехов, 1960) спектакльләрендә гәүдәләнеш тапкан чорның тарихи чынбарлыкка туры килүе, персонажларның үзара мөнәсәбәтләре үсешен яктыртканда төгәл алымнар белән эш итү драматурглар тарафыннан күтәрелгән проблемаларның актуальлеген, әһәмиятен җиткерергә ярдәм итә.

Простовның заманча вакыйгаларны яктырткан спектакльләре конфликтның кискенлеге, рухи киеренкелек, гражданлык пафосы белән аерылып тора: «Рус мәсьәләсе» («Русский вопрос», К.М.Симонов, 1947), «Намус законы» («Закон чести», А.П.Штейн, 1948), «Америка авазы» («Голос Америки», Б.А.Лавренев, 1950), «Фамилияләрне атамыйча гына» («Не называя фамилий», В.П.Минко, 1953), «Иркутск вакыйгасы» («Иркутская история», А.Н.Арбузов, 1960), «Океан» (А.П.Штейн, 1961).

Берничә тапкыр Ленинга багышланган темага да мөрәҗәгать итә, Казан Зур драма театры сәхнәсендә И.Ф.Поповның «Гаилә» («Семья», 1952), Н.Ф.Погодинның «Кремль курантлары» («Кремлевские куранты», 1962), Р.Ф.Ишморатның «Давылга табан» (1963) әсәрләре буенча спектакльләр куя.

Простов тарафыннан куелган спектакльләр Мәскәүдә дә даими рәвештә күрсәтелә һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә.

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.