- РУС
- ТАТ
театр эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1991, 1998)
1946 елның 1 сентябрендә Ульяновск шәһәрендә туа.
1971 елда Казан педагогия институтының музыка-педагогика факультетын тәмамлый.
1972–1984 елларда Татар филармониясендә (концертмейстер, баш администратор, концерт бүлеге башлыгы) эшли.
1985 елдан — Казан Зур драма театрында (директор урынбасары, 1988–2007 елларда директор).
Театр эшләре буенча тәҗрибәле һәм профессор оештыручы буларак, Первин театрның матди-техник җирлеген ныгытуга (сәхнәнең техник җиһазланышы яңартыла, сәхнә арты биналары төзекләндерелә, театр бинасына генераль реконструкция уздырыла башлый), коллективның сәнгать эшчәнлеге дәрәҗәсен күтәрү, аның тамашачы белән үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтә; бу елларда коллективның гастрольләр белән йөрүе активлаша, театр беренче тапкыр чит илләргә гастрольләр белән чыга, спектакльләрне сәхнәгә кую өчен чит ил режиссёрларын чакыра башлый.
1988–2007 елларда Республика театрлары директорлары советы белән җитәкчелек итә.
Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.