- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, педагог
Якынча 1863 ел, Уфа губерниясе, Минзәлә өязе Николаевка авылы — 1915 елның 31 декабре, Казан.
Н.Е.Пальчиковның бертуганының кызы.
Вокал (җитәкчесе А.С.Аренский) һәм драма сәнгате (җитәкчесе И.В.Самарин) класслары буенча Мәскәү консерваториясен тәмамлый.
1885 елда Казан шәһәр театры сәхнәсендә П.М.Медведев труппасында беренче тапкыр чыгыш ясый.
Аеруча күренекле рольләре: Медея (А.С.Суворин һәм В.П.Буренинның шул исемендәге әсәре буенча), Иоанна д’Арк, Мария («Орлеан кызы», «Мария Стюарт», Ф.Шиллер).
Түбән Новгород театрында хезмәт куя, Александра театрына (Санкт-Петербург) чакыру ала.
Аннан соң Вильно, Кострома, Вятка, Пермь, Екатеринбург, Иркутск, Әстерхан шәһәрләре театрларында эшли.
1905 елда Казанга кайта һәм Н.И.Собольщиков-Самарин труппасына эшкә урнаша.
Бер елдан соң сәхнәне калдыра һәм, Казан музыка училищесе каршында драма классы ачып, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Аны тәмамлаучылар арасында соңрак Казан Зур драма театрында эшләгән, А.И.Баева, К.Н.Яхонтов һәм башкалар бар).
Чукрак-телсезләр өчен Казан училищесенә нигез салучыларның берсе.
Пальчикова шулай ук тәрҗемә эше, балалар әдәбияты нәшер итү белән шөгыльләнә.
Благов Ю. «... получил прозвище Казанский». К., 2001;
Гольцман С.В. Ф.И.Шаляпин в Казани. К., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.