- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТРның халык артисты (2007)
1949 елның 1 мартында Тукай районы Таулык авылында туа.
Казанда Актёрлар йорты каршындагы драма актёрлары өчен кичке курсларны тәмамлый (1969). 1966–1967 елларда һәм 1969 елдан Минзәлә татар драма театрында.
Нигъмәтуллина, нигездә, характерлы рольләр башкара һәм һәр ролендә, шул исәптән Сайра («Гөлҗәннәтнең җәннәте», Ю.Әминев), Тәнзилә («Хыянәт», Х.Вахит), Зөлхәбирә («Ардуан батыр», Г.Ахунов), С.Шәкүровның «Гапсаттар бабайның Кырымга сәяхәте», «Карт гашыйк» пьесаларындагы Шәмсераван, Гүзәлия кебек яшь героиняларында да характерның мәгънәви асылын ачып бирә торган, һәркайсының үзенә генә хас тормышчан дөрес һәм ышандырырлык үзенчәлекле якларын таба белә. Шуның белән бергә актриса героиняларын рухи бөтенлек, эчке мәгънә белән баетырга омтыла.
Нигъмәтуллина иҗат иткән Сара («Язлар моңы», Ә.Гаффар), Мөнирә («Моңнар төште башыма», М.Маликова), Мөршидә («Газиз ярым», Х.Ибраһим) образлары психологик анализның тирәнлеге белән аерылып тора. Ул әхлакый сайлау зарурлыгы алдында торган героиняларының рухи халәтләрен бик оста гәүдәләндерә. Нигъмәтуллинаның Сәрби («Башмагым», Т.Гыйззәт), Мәрфуга («Кишер басуы», З.Хәким), Гөлмәрфуга («Париж егете Әлфәнис», Л.Вәлиев), Фазыйлә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Сәмәния («Сөйгәнемнең туган көне», И.Юзеев), Матуркай («Каерылмасын канатың», Р.Батулла), Гәүһәршат («Хан кызы», Р.Хәмид) кебек характерлы образлары роль тудыруда кулланылган сурәтләү чараларының муллыгы белән аерылып тора. Н.Гыйматдинованың «Сихерче» (Маһруй), Б.Сәлаховның «Яр» (Ана), Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» (Фәхирә) әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә Нигъмәтуллина башкарган хатын-кыз образларына тормыш зирәклеге, эпик масштаблылык хас.
С.Өметбаев исемендәге бүләк лауреаты.
Гыймранова Д. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. К., 2007.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.