- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, педагог, ТРның халык артисты (2007)
1963 елның 4 декабрендә Ижевск шәһәрендә туа.
1986 елда Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң, Казан яшь тамашачылар театры труппасына кабул ителә. Ул анда П.Корнель пьесасы буенча «Сид» спектаклендә Химена, Е.Л.Шварц пьесасы буенча «Аҗдаһа» спектаклендә Эльза һәм А.М.Галин пьесасы буенча «Иртәнге күктә йолдызлар» спектаклендә Лоран кебек төп рольләрне башкара. Әлеге рольләр актрисаның зур эмоциональ көчкә һәм психологик тирәнлеккә ия образлар иҗат итәргә сәләтле булуын күрсәтә.
1989 елда, М.А.Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы буенча куелачак спектакльдә Маргарита ролен башкару өчен, Н. Казан Зур драма театрына чакырыла. Аннан соң иҗат иткән Мария («Мария Стюарт», Ф.Шиллер), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Войницкая («Утардагы үлем», А.П.Чеховның «Платонов» пьесасы буенча), Изабелла («Замокка чакыру», Ж.Ануй), Маргарита Готье («Камелияле ханым», А.Дюма-улы) образлары аны труппаның әйдәп баручы актрисалары рәтенә чыгара. «Театр-99»да уйнаган Лолита (В.В.Набоковның шул исемендәге романы буенча Э.Олби пьесасы), Юлия («Фрёкен Юлия», Ю.А.Стриндберг) рольләрендә Ненашева сәләтенең яңадан-яңа үзенчәлекләре ачыла.
Актриса Казан Зур драма театры сәхнәсендә Марья Антоновна («Ревизор», Н.В.Гоголь), Липочка («Банкрот», А.Н.Островский), Наталья Петровна («Авылда бер ай», И.С.Тургенев), леди Мильфорд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Голда («Түбәдәге скрипкачы», Д.Стайн) рольләрен башкара.
2002 елда яңадан Казан яшь тамашачылар театрына кайта, анда ул Тойбеле («Тойбеле һәм аның иблисе», И.Б.Зингер, И.Фридман), Люсьена («Орфей», Ж.Ануйның «Эвридика» пьесасы буенча), Кормилица («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир) рольләре белән сәхнәгә чыга. Ненашева — киң иҗат диапазонына ия актриса; ул драматик рольләрне дә, көчле характерлы һәм комик рольләрне дә бер үк дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкара. Бер үк вакытта телевизион программалар алып бара.
Казан мәдәният һәм сәнгать университетында һәм Казан театр училищесендә укыта.
Автор — Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.