Биографиясе

1911 елның 18 (31) декабре, Курск губернасы Рыльск шәһәре — 1994 елның 29 августы, Казан.

Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссёрлык (1934) һәм актёрлык (1959) факультетларын тәмамлый.

1934–1935 елларда Ташкент яшь тамашачылар театры режиссёры, 1935–1942 елларда Севастополь шәһәрендәге Кара диңгез флоты театры, Ростов-Дон һәм Сталинград яшь тамашачылар театрлары актрисасы.

1942 елда Сталинград яшь тамашачылар театры труппасы белән Казанга эвакуацияләнә.

Иҗаты

Травести (яшүсмер малайлар) һәм яшь героинялар рольләрен башкара. Неменко-Бабковскаяның лирик-драматик сәләте, сәхнәдәге мөлаемлыгы аны Казанның күренекле актрисалары рәтенә күтәрә, сәхнәдәге һәр чыгышын театр тормышында зур вакыйга итә.

Актрисаның, Ваня Солнцев («Полк улы», В.П.Катаев), Саша Бутузов («Өйгә кайтасым килә!», С.В.Михалков) кебек яшүсмер малай рольләрен башкарып, сугыш дәһшәтләрен күреп яраланган сабый йөрәгенең үзәк өзгеч әрнүен үтемле итеп җиткерә белүе тамашачыда көчле тәэсир калдыра.

Ватаны хакына гомерен фида кылган халык героинясы — Зоя образы («Дөреслек турында әкият», М.И.Алигер) аша актриса зур эпик куәткә ирешә. Надя («Черкизоводагы кечкенә йорт», А.Н.Арбузов), Таня («Әкият», М.А.Светлов), Катя Татаринова («Ике капитан», В.А.Каверин романы буенча), Машенька (А.Н.Афиногеновның шул исемендәге әсәре буенча), Людмила, Наташа («Аның дуслары», «Тормыш сәхифәләре», В.С.Розов), Клавдия Михайловна («Чын кеше», Б.Н.Полевой романы буенча) рольләрендә Неменко-Бабковская, героиняларын үз карашларын яклаганда рухи ныклык, тәвәккәллек, хис-тойгыларында сафлык, хезмәткә тугрылык белән сугарып, замандаш хатын-кызларның идеаль образларын гәүдәләндерә.

Үтә калку пафосны да ул ышандырырлык һәм җитди итеп җиткерә белә. Образның тормыштагыча төгәллеген игътибар үзәгенә алып, героиняларын көнкүреш чынбарлыгыннан өстен куя, аларның рухи байлыкларын ассызыклап яктырта белә. Актриса классик репертуар рольләрендә дә иң элек образның рухи асылын ачарга омтыла. Неменко-Бабковская башкарган Катерина, Верочка, Людмила, Полина («Яшенле яңгыр», «Шаяннар», «Кичеккән мәхәббәт», «Төшемле урын», А.Н.Островский), Аня («Чия бакчасы», А.П.Чехов), Татьяна («Мещаннар», М.Горький), Луиза, Амалия («Мәкер вә мәхәббәт», «Юлбасарлар», Ф.Шиллер), Козетта («Хокуксызлар», В.Гюго романы буенча), Бәләкәч Доррит («Явыз дөнья», А.Я.Бруштейн) образлары гадәттән тыш бай эчке дөньялары, хис-кичерешләр бөеклеге, намуслылыклары белән аерылып тора.

Актриса шулай ук әкият-спектакльләрдә шактый танылган Герда («Кар патшасы турында әкият», Е.Л.Шварц), Алёнушка («Финист Ясный Сокол», Н.Я.Шестаков) образларын да иҗат итә.

Соңгы елларда олы яшьтәге характерлы хатын-кыз рольләрен башкара: Огудалова, Глумова («Бирнәсез кыз», «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Федосья («Соңгылар», М.Горький), Фру Сетерген («Пеппи Озыноек», А.Линдгрен).

1944 елда ике ай дәвамында Казан артистлары бригадасы составында 3 нче Балтыйк буе фронты сугышчылары өчен концертларда катнаша.

Әдәбият  

Народные артисты. К., 1980; Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.

Автор — Ю.А.Благов