Биографиясе

1909 елның 25 октябрендә, Оренбург губерниясе Варна авылы – 1989 елның 23 ноябре, Казан.

Троицк шәһәрендә училище тәмамлый, 1935–1937 елларда Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) укый.

Сәхнә эшчәнлеген 1930 елда Троицк татар театрында башлый, 1931–1933 елларда – Свердловск шәһәрендә Урал өлкәсе татар-башкорт күчмә эшче театрында, 1933–1934 елларда – Чистай татар драма театрында, 1934–1935 елларда һәм 1936 елдан – Татар академия театрында, 1935–1936 елларда Әстерхан татар драма театрында эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

Г.И.Надрюков Богатырёв ролендә

(«Бер төн», Б.Л.Горбатов)

Надрюковның сугыш еллары тәҗрибәсе капитан Севастьянов, генерал Проценко («Безнең шәһәр егете», «Көннәр һәм төннәр», К.М.Симонов), дивизия командиры Харитонов («Диңгездәгеләр өчен», Б.А.Лавренев) рольләрен башкарганда ачык чагылыш таба.

Богатырев («Бер төн», Б.Л.Горбатов) ролендә актер психологик тирәнлек һәм тормыш хакыйкате белән аерылып торган образ иҗат итә.

Надрюков башкаруында ялкау һәм җавапсыз Осип («Ревизор», Н.В.Гоголь), үз керемнәренә катнашы булмаган бар нәрсәгә карата ваемсыз, тәкәббер фабрикант Бардин («Дошманнар», М.Горький) рольләре үзенчәлекләре, социаль характеристика төгәллеге белән сокландыра.

Надрюков шулай ук комедия рольләрен дә уңышлы башкара: Галәви («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Госман Ганиевич («Күк капусы ачылса», Х.Вахит), Дәүләтбай («Кыз урлау», М.Кәрим) һәм башкалар.

Г.И.Надрюков Госман Ганиевич ролендә

(«Күк капусы ачылса», Х.Вахит)

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. Казан, 2005;

Народные артисты. Казань, 1980;

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Автор И.И.Илялова