Биографиясе

1932 елның 28 марты, Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылы — 2007 елның 17 августы, Минзәлә шәһәре.

Татар театр техникумын (1947), Дәүләт театр сәнгате институтының режиссёрлык факультетын (Мәскәү, 1956, Ю.А.Завадский курсы) тәмамлый. Минзәлә татар драма театрына чакырып алына, 1966–1982 елларда баш режиссёр.

Иҗаты

Мостафинның «Галиябану» (М.Фәйзи) пьесасы буенча куйган беренче спектакле театр җәмәгатьчелеге тарафыннан хуплау таба һәм Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы программасына кертелә, анда ул, «җанлы һәм кызык» спектакль буларак, югары бәяләнә. Спектакльнең шартлы-фольклор формасы да актёрга үз геройларының рухи дөньясын ачарга комачауламый.

Мостафин Минзәлә театры сәхнәсендә 60 тан артык спектакль куя. С.Шәкүровның «Уракчы кыз», М.Кәримнең «Айгөл иле», Ә.Баянның «Һәйкәл», Ю.Әминевнең «Минем җәннәтем», Ә.Гаффарның «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк», А.Баһаветдиновның «Соңгы кара кош», Г.Ахуновның «Ардуан батыр», Х.Вахитның «Хыянәт», «Сәер кеше», С.Кайтовның «Ана йөрәге», Р.Хәмиднең «Язмышлар хәл ителгәндә», А.Д.Салынскийның «Мария», Н.П.Анкиловның «Мин — солдат хатыны» («Солдатская вдова») әсәрләре буенча куйган спектакльләре югары гражданлык хисе, заманча теманың тирән ачылуы ягыннан билгеләп үтелә. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Г.Насрыйның «Алтын көз», «Күңел дәфтәре», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик», З.Шаһиморатовның «Хәят», Х.Сафинаның «Җыр дәвам итә» әсәрләре буенча куйган музыкаль-драматик спектакльләре романтик башлангычның көнкүреш төгәллеге һәм психол. тулылык белән нәфис үрелеп баруы ягыннан аерылып тора.

Мостафин чит ил һ.б. милләт драматурглары әсәрләренә дә еш мөрәҗәгать итә. Алар арасында аеруча зур әһәмияткә ия булган күләмле спектакльләре — «Шайтан шәкерте» («Ученик дьявола», Б.Шоу), «Иң гади кеше» («Обыкновенный человек», Б.Нушич), «Кара бүре» («Чёрный волк», Н.М.Арбан), «Хәйләкәр Бадамша» («Хитрый Бадамша», Ц.Шагжин), «Сылу кызлар» (К.Шынгытбаев, К.Байсәетов).

Театрның сәнгать җитәкчесе буларак, актёрларның осталыкларын үстерү юнәлешендә педагогик эшчәнлек алып бара, репертуарны яңартырга омтыла, республиканың әйдәп баручы драматурглары белән тыгыз элемтәдә тора. Мостафинның югары поэтик рух белән сугарылган, тормышны, халык йолаларын яхшы белүе белән аерылып торган спектакльләре тамашачы ихтыяҗын күздә тотып куела, республиканың театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. «

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият         

Минзәлә татар драма театры: Буклет. К., 1985;

Гыймранова Д. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры. К., 2007.

Автор — Д.Ә.Гыймранова