- РУС
- ТАТ
драма актёры, ТРның халык артисты (1996)
1947 елның 26 июле, Кукмара районы Кәркәүч авылы — 2019 елның 20 марты, Минзәлә шәһәре.
Алабуга мәдәни-агарту училищесен тәмамлаганнан соң (1972), Минзәлә татар драма театрына актёр булып эшкә килә.
Ул иҗат иткән Зөлфәт («Гарасат»,Г.Сабитов), Аллаһияр, Хөрмәт, Артист («Соңгы ләкләк», «Язлар моңы», «Сары чәчәк саплары», Ә.Гаффар), Хангилдин («Ардуан батыр», Г.Ахунов), Ибраһим, Мирвәли («Тын урамда гауга», «Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Бәрәгулла, Баһадур («Ярым ятларга кала», «Каерылмасын канатың», Р.Батулла), Габдрахман («Кишер басуы», З.Хәким), Сөләйман («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Камай морза («Хан кызы», Р.Хәмид), Жеронт («Скапен хәйләләре», Ж.Б.Мольер) образлары үзенчәлекле, көчле характерлы булулары белән аерылып тора.
Актёрның буыннар фаҗигасен, тормышка ышанычны югалту ачысын кичергән герой холкына хас кырыслыкның төп сәбәпләрен үтемле җиткерә алган Мирвәли образы аеруча зур иҗтимагый әһәмияткә ия.
Матур тавышлы Муллин музыкаль спектакльләрдә Булат, Юлаучы («Зәңгәр шәл», «Ил», К.Тинчурин), Кәримулла, Садыйк («Ике килен-килендәш», «Җырым табар сине», Х.Вахит), Тархун («Кызыма килер йөз кеше», Х.Ибраһим) рольләрен башкара һәм әлеге образларның драматик эчтәлеген ышандырырлык итеп ачып бирә.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.