Биографиясе

1960 елның 8 мартында Казанда туа.  

1978 елда Мәскәү академия хореография училищесен (педагогы А.Прокофьев) тәмамлый.

1978–1981 елларда «Мәскәү классик балеты» хореография ансамбле (җитәкчеләре Н.Касаткина һәм В.Василёв) солисты, 1981–1990 елларда СССРның Зур театрында балет солисты.

1990–2001 елларда Лондон король балеты солисты. 2000 елдан, чакырылган педагог буларак, Лондон король балетында, Англия милли балет мәктәбендә (Лондон), башка илләрнең балет труппаларында укыта.

Иҗаты

Хореографик партияләре арасында: Альберт («Жизель», А.Адан), Базиль, Солор («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Дезире («Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Спартак (шул исемендәге балет, А.Хачатурян), Вершинин («Кышкы хыяллар», П.Чайковский музыкасы), Иван Грозный (шул исемендәге балет, С.Прокофьев музыкасы), Рудольф («Майерлинг», Ф.Лист музыкасы), Аполлон («Аполлон Мусагет», И.Стравинский), Сирано де Бержерак (шул исемендәге балет, В.Джозевс музыкасы) һ.б.

Мөхәммәдов — югары актёрлык осталыгына һәм классик биюләрне җитди башкару манерасына ия булган героик-романтик амплуадагы биюче. Байтак кына хореографик күренешләрне: П.Чайковскийның «Аккош күле» (Варшава милли балеты, 2001), Т.Хаттонның «Принц һәм хәерче» (Лондон балалар балеты, 2003), Н.Римский-Корсаков музыкасына «Испан каприччиосы» (Англия милли балет мәктәбе, Лондон, 2004), А.Хачатурянның «Спартак» (Милли балет театры, Гонконг, 2005) һ.б.ны сәхнәгә куя.

1997 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә «Жизель», «Дон Кихот», «Баядерка» балетларында төп хореографик партияләр белән чыгышлар ясый.

Бүләкләре

Балет артистларының 4 нче халыкара конкурсында «Гран-при» һәм Зур алтын медаль (Мәскәү, 1981), «Югары актёрлык казанышлары өчен» Л.Оливье исемендәге халыкара бүләк (Бөекбритания, 1987), Һ.К.Андерсен призы һәм «Дөньяның иң оста биючесе» исеме (Дания, 1988), «Бенуа де ла данс» халыкара ЮНЕСКО призы («Бенуа балеты», 1996), медаль һәм В.Нижинский исемендәге бүләк (Франция, 1998), Британия империясе ордены һ.б. белән бүләкләнә.

Әдәбият         

Ирек Мухамедов: Пусть меня запомнят принцем // Труд. 2003. №112, июнь;

Ирек Мухамедов: Во мне слились две культуры — татарская и русская // Казанские истории. 2010, ноябрь.

Автор — В.Н.Горшков