Биографиясе

1952 елның 21 августында Казанда туа.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң, 1974 елдан Татар республика күчмә театрында (хәзер Татар драма һәм комедия театры) эшли.

Иҗаты

Миңнуллинаның Галимә («Кара йөзләр», М.Гафури повесте буенча) ролендәге дебюты талантының аеруча истә калырлык якларын ача: сәхнә тормышының психологик чынлыгы, героинясының эмоциональ халәтен яктыртканда күренгән эчкерсезлек, нечкә тоемлау, импульсивлык; драматургия материалының поэтик тукымасын тирән тоеп, аны тиешле дәрәҗәдә җиткерә белү. Актриса, Мөнәвәрә («Хәзинә», Г.Ахунов романы буенча), Мөслимә («Нигез ташлары», Т.Миңнуллин) кебек замандашлары образларын гәүдәләндереп, игътибарын аларның рухи дөньясына юнәлтә, үз-үзләрен тотышының, ягъни берәүнең кыю, икенче берсенең кыюсыз, йомшак булуының төп чыганагын эзли, шул рәвешчә тамашачыны кешенең үз язмышы өчен җаваплы булуы турында уйланырга мәҗбүр итә.

Логик эзлеклелек, сәхнәдә үз-үзен тотуының гадилеге һәм табигыйлеге, башкарудагы төгәллеге һәм эчкерсезлеге актрисаның Динә («Үзебез сайлаган язмыш», Т.Миңнуллин), Лена («Зарыгып көткәнем», А.Д.Салынский), Зөбәрҗәт («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Тәлли («Аршин мал алан», У.Хаҗибәков), Гөләндәм («Яшьлек хатам — йөрәк ярам», Д.Салихов), Алинә («Мәхәббәт турында куркыныч әкият», Р.Х.Солнцев), Ана («Гашыйклар тавы», И.Юзеев), Хәлимә («Резидәкәй», Ш.Мәҗитов), Фәйрүзә («Исәнлеккә-саулыкка», Р.Хәмид), Зәкия («Гайфи бабай, өйлән давай!», Г.Зәйнәшева), Нурия («Сакла сөюне — ташлама берүк!», Х.Төхфәтуллов), Карчык («Алтын көз», Ш.Фәхретдинов) рольләрендә аеруча күзгә ташлана. Образның асылына тирәнтен үтеп кереп, Миңнуллина драматургия материалының чикләрен киңәйтә, үзе башкарган рольгә тирән мәгънә, зур әһәмият һәм масштаблылык өсти.

И.Грекова повесте буенча куелган «Тол хатыннар көймәсе» спектаклендә ул тудырган Әнисә образы аның зур казанышы булып тора. Миңнуллина, теге яки бу образда хатын-кыз фидакарьлеген гәүдәләндереп, үз героинясының рухи кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән җиткерә белә.

Автор — Д.Ә.Гыймранова