Ире ягыннан Халитова.

Биографиясе

1911 елның 12 августы, Вятка губернасы Ижевск Заводы шәһәре — 2000 елның 20 августы, Казан.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1931). Миңлебаеваның сәхнә эшчәнлеге Казан мехчылар клубы агитбригадасында башлана, аннан соң ул Татар сәнгать эшче театрына (Казан эшче яшьләр театры) кабул ителә.

1936 елдан Татар академия театры актрисасы. Миңлебаеваның күпкырлы иҗат сәләте драма, комедия, музыкаль драма жанрларының барысында да бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык рәвештә ачыла. Актрисаның Галиябану (М.Фәйзинең шул исемендәге әсәре буенча), беркатлы сукыр ятимә кыз Рәйсә («Күзләр», А.Фәтхуллин), көчле рухлы Гөлчирә («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), ягымлы, йомшак күңелле Зөбәрҗәт («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Джульетта («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир), Дорина («Суган суфые», Ж.Б.Мольер), Фаншетта («Фигароның өйләнүе», П.О.Бомарше), хәйләкәр, курку белмәс Варвара («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский) рольләре аеруча зур уңыш казана.

Миңлебаева олы яшьтәге, характерлы хатын-кыз рольләрен дә оста башкара: Дилбәр, Бибиәсма, Сылу («Соңгы хат», «Кайда соң син?», «Рәхим итегез», Х.Вахит), Саймә («Әни килде», Ш.Хөсәенов), Хәтирә («Һиҗрәт», Н.Исәнбәт), Аграфена Кондратьевна («Агай-эне — ак мыек», А.Н.Островский), Демидьевна («Ябырылу», Л.М.Леонов); аларга табигыйлек һәм гадилек, тотнаклылык, тыйнаклык хас.

Әдәбият          

Илялова И. Г.Камал театры артистлары: Биогр. белешмәлек. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980;

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор — И.И.Илялова