Биографиясе

1932 елның 20 августы, Казан — 2004 елның 14 июне, шунда ук.

ТР Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе (1991).

Иҗат эшчәнлеген 1964 елда Татар филармониясендә вокалчы солист буларак башлый. 1967 елда Дәүләт театр сәнгате институтына (Мәскәү) укырга керә.

1973–1975 елларда Татар опера һәм балет театрының баш режиссёры, 1975–1992 елларда Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

Татар опера һәм балет театрында В.А.Моцартның «Дон Жуан», Г.Доницеттиның «Сөйдергеч эчемлек» («Любовный напиток»), Дж.Вердиның «Риголетто», Л.Хәйретдинованың «Мәкерле песи» һ.б. операларын, шулай ук оперетталар һәм музыкаль комедияләр куя.

Татар башкару сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Каракалпак, Чуаш, Башкортстан Республикалары мәдәнияте көннәрен уздыру эшенә җитәкчелек итә.

Күренекле татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре Б.Урманче, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Т.Гыйззәт, М.Җәлил, С.Хәким һ.б.га, илебез һәм республикабыз тарихындагы зур вакыйгаларга: Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгына, Октябрь революциясенең 70 еллыгына, ТАССР оешуның 60 еллыгына, 1 нче Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган театральләштерелгән концерт программаларын сәхнәгә куя.

Татар композиторларының иҗатын пропагандалауга зур игътибар бирә, Ф.Әхмәтов, Н.Җиһанов, А.Ключарёв һ.б.ның әсәрләреннән симфоник музыка кичәләрен оештыра.

Якты моңы, үзенчәлеге белән аерылып торган «Урман юлында», «Их, дускаем, кил әле!», «Ак каеннар шаулый», «Көнче күбәләк», «Алтын аланда», «Яшьлек урамы» һ.б. җырлар авторы.

Казан консерваториясендә күп еллар дәвамында опера классын алып бара.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Автор — Ф.Ш.Салитова