Биографиясе

1893 елның 19 сентябре, Сембер губернасы, Буа өязе Кошки-Яңа Тимбай авылы — 1975 елның 30 августы, Мәскәү.

Чуаш театрына нигез салучыларның берсе.

Сембер чуаш укытучылар мәктәбен тәмамлый, 1913–1917 елларда Казан сәнгать мәктәбендә укый.

1918 елда, Көнчыгыш фронт штабы сәяси бүлегенең чуаш секциясен җитәкләгән дәвердә, Казанда чуаш телендә чыгыш ясаучы актёрлар төркемен оештыра. А.Н.Островский пьесасы буенча «Үзең теләгәнчә яшәмә» («Не так живи, как хочется») исемле беренче спектакль 1918 елның 14 гыйнварында Хатын-кызлар медицина институты бинасында (Вознесенский (хәзер Островский) урамындагы элекке Клячкин хастаханәсе) күрсәтелә.

1919 елда төркем Чуаш совет күчмә театры статусы ала. Сезон 9 октябрьдә хәзерге Зур Кызыл һәм Тельман урамнары чатындагы Интернациональ театр бинасында (элекке «Ампир» кинотеатры) С.Белая пьесасы буенча «Крәстияннәр» («Крестьяне») спектакле белән ачыла. Театр Казан һәм Сембер губерналары территорияләрендәге чуаш авылларында спектакльләр күрсәтә.

1920 елдан Чабаксар шәһәрендә. Бу театр сәхнәсендә Максимов-Кошкинский рус һәм дөнья классикасы, шул чор чуаш драматурглары әсәрләре буенча шактый гына спектакльләр куя.

1922 елдан бер үк вакытта драматургия эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, 30 дан артык пьеса һәм сценарий яза, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен чуашчага тәрҗемә итә.

1925–1932 елларда «Чуашкино» актёры, режиссёры һәм сценарийлары авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Театральная энциклопедия. М., 1964. Т. 3;

Краткая Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2001;

Чуваши Татарстана. Чебоксары, 2006.

Автор — Ю.А.Благов