- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТАССРның халык артисты (1981), РСФСРның атказанган артисты (1987)
1943 елның 1 декабре, Әлки районы Югары Әлки авылы — 2019 елның 3 декабре, Казан.
Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Татар республика күчмә театрында бутафор булып башлый.
А.Гыйләҗевнең «Кара күзле кызлар» пьесасы буенча куелган спектакльдә Гөлләр ролен уңышлы башкарып, 1964 елда әлеге театрның актрисасы булып китә.
И.Һ.Мәхмүтова Кураж ана ролендә
(«Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт; сәхнәдә Ш.Фәрхетдинов белән)
Махсус театр белеме булмаса да, бергә эшләгән өлкән актёрларның тәҗрибәләрен уңышлы үзләштереп, К.Тумашева, Р.Тумашев кебек режиссёрлар җитәкчелегендә Мәхмүтова үзенә генә хас сәхнә почеркы булган оста актриса булып җитешә. Тормыш дөреслегенә туры килә торган төгәллек, тирән психологик анализ аның Ясминә («Кыр казлары артыннан», И.Юзеев), Гөлбану («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Шамилә («Без бит авыл малае», Т.Миңнуллин), Оптубхан («Соңгы атыш», У. Умәрбәков), Шәмсекамәр (М.Әблиевнең шул исемендәге пьесасы), Ганна («Сагышларым — гомер агышларым», А.А.Дударев), Мария («Гөнаһлы хатын», М.Сторожева) рольләрендә ачык чагылыш таба.
Смеральдина («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Беатриче («Шау-шулы көн», У.Шекспир), Почтальон хатын («Алтын көз», Ш.Фәрхетдинов) образларын иҗат иткәндә актрисаның комедия остасы, импровизациягә сәләтле икәнлеге күренә. Мәхмүтова тудырган характерлар һәрвакыт үсеш-үзгәрештә бирелә, алар тамашачыны күпкырлы булулары, сәхнә тормышында көтелмәгәнчә гәүдәләнеш табулары белән җәлеп итә.
Мәхмүтова һәрбер образда милли характер үзенчәлекләрен ассызыклап, аның иң күркәм сыйфатларын аерып күрсәтә, татар хатын-кызы идеалын гәүдәләндерә белә. Аның Анна («Сары чәчәк ата көнбагыш», А.Гыйләҗев), Ана («Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде»), Ш.Хөсәенов), Койтымбикә («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт) рольләре аерым урын били, театр тормышында зур бер вакыйгага әйләнә. Зур осталыгы, яшәү мәгънәсе турында масштаблы фикер йөртә белүе, сәхнә тормышының үтә чынлыгы актрисага эпик югарылыктагы, психол. тирән, социаль гомумиләштерелгән образлар иҗат итәргә мөмкинлек тудыра.
Мәхмүтова үзен шулай ук талантлы оештыручы, режиссёр, драматург һәм тәрҗемәче буларак та таныта. 1991–1993 елларда сәнгать җитәкчесе сыйфатында театр коллективы белән Д.Салиховның «Яшьлек хатам — йөрәк ярам», И.Юзеевнең «Резидәкәй», Н.Гаетбайның «Аты барның — дәрте бар», Р.Сәгъдинең «Сынган беләзек» пьесалары буенча спектакльләрне сәхнәгә куя. «Син бит минем бергенәм», «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» пьесаларын язып сәхнәләштерә, Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» пьесасын татарчага тәрҗемә итә. Мәхмүтованың үзенчәлекле, күпкырлы иҗаты татар театр сәнгатенең казанышы, татар милли характерының җанлы гәүдәләнеше булып тора.
И.Һ.Мәхмүтова авыл советы секретаре ролендә
(«Кайтыр идем», Р.Хәмид; уңда – Х.Мәхмүтов)
Гыйльметдинова З. Мәхмүтовларда — Мәхмүтовларча // Сәхнә. 2003. № 5.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.