Л.М.Литвинов сәхнәгә куйган спектакльдән күренеш:«Хезмәттәшләр», В.П.Аксёнов повесте буенча

Чын фамилиясе Гуревич.

1899 елның 28 марты, Минск — 1963 елның 21 марты, Казан.

Белорус милли профессиональ театрын оештыручыларның берсе.

Сәхнә эшчәнлеге 1919 елда һәвәскәрләр коллективында Г.Зудерманның «Иван төне утлары» («Огни Ивановой ночи») пьесасын сәхнәләштерүдән башлана.

1926 елда Белорус театр сәнгате институтын тәмамлый.

Литвинов тарафыннан Лопе де Вега пьесасы буенча куелган һәм 1930 елда Мәскәүдә СССР милли театрлары Олимпиадасында күрсәтелгән «Сарыклар кизләве» («Овечий источник») спектакле совет театр сәнгате тарихына кереп кала.

1932–1937, 1934–1948 елларда 1 нче Белорус театрында баш режиссер. Беренче тапкыр белорус сәхнәсендә К.Крапива, Д.Бядуля, К.Чорный пьесаларын сәхнәләштерә.

1950 елда Г.Д.Ригорин тарафыннан Казанга чакырыла. Казан Зур драма театрында 12 ел эшләү дәверендә 35 спектакль куя.

Литвиновның «Бирнәле туй» («Свадьба с приданым», Н.М.Дьяконов, 1950), «Өч сеңел» («Три сес­тры», А.П.Чехов), «Кияүләр» («Женихи», А.Токаев), «Ис әйдә, җил, ис!» («Вей, ветерок!», Я.Райнис) — барысы да 1951; «Дошманнар» («Враги», М.Горький, 1952), «Порт-Артур» (А.Н.Степанов, И.Ф.Попов, 1953) кебек беренче спектакльләрендә үк жанр табигатен төгәл тоемлау, форма ачыклыгы, сәнгатьчә чаралар төрлелеге, сәхнәдәге вакыйгалар хәрәкәте, автор фикеренең тирәнлеге гәүдәләнеш таба.

Литвинов һәр актерның үзенә генә хас булган иҗади үзенчәлеген ача белә, аларны иҗатташлыкка рухландыра ала. Аның «Фёдор патша» («Царь Фёдор Иоаннович», А.К.Толстой, 1955), «Филумена Мартурано» (Э.де Филиппо, 1957), «Урманда» («В лесах», П.И.Мельников (А.Печерский) романы буенча, 1958) спектакльләре тамашачыны вакыйгалар барган урындагы вазгыять, шул чорларны тою көче һәм бер үк вакытта вакыйгалар агышының тизлеге белән җәлеп итә; заманалар арасында охшашлык, аваздашлык барлыгы хакында фикер уята.

Чорның актуаль проблемаларын яктырткан «Барабанчы» («Барабанщица», А.Д.Салынский, 1960), «Хуҗа» («Хозяин», И.М.Соболев пьесасы буенча, 1961), «Хезмәттәшләр» («Коллеги», В.П.Аксенов повесте буенча, 1962) спектакльләре, Литвинов тарафыннан куелып, көчле иҗтимагый яңгыраш ала.

Тормышны төгәл аңлау, сәхнә кануннарын яхшы белү, югары гражданлык хисе әлеге режиссерның һәр спектаклен театр сәнгатендә олы бер вакыйга итә.

Автор Ю.А.Благов

Л.М.Литвинов сәхнәгә куйган спектакльдән күренеш: «Порт Артур», А.Н.Степанов, И.Ф.Попов

Л.М.Литвинов сәхнәгә куйган спектакльдән күренеш: «Бирнәле туй», Н.М.Дьяконов

Л.М.Литвинов сәхнәгә куйган спектакльдән күренеш: «Өч сеңел», А.П.Чехов