Биографиясе

1920 елның 15 гыйнвары, Тула шәһәре — 1992 елның 26 феврале, Бөгелмә шәһәре.

Тула өлкә драма театры каршындагы студияне тәмамлый (1939).

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 елда авыр яраланганнан соң, демобилизацияләнә.

1944–1945 елларда Тула яшь тамашачылар театры, Тула өлкә драма театры, Иваново яшь тамашачылар театры, Уржум һәм Пугачёв (Саратов өлкәсе) шәһәр театрлары; 1955 елдан Бөгелмә шәһәр драма театры актёры.

Иҗаты

Бөгелмә театры сәхнәсендә Кнуров, Залешин, Прибытков, Епишкин, Градобоев («Бирнәсез кыз», «Җимерелгән бәхет», «Соңгы корбан», «Күктән төшкән бәхет», «Ялкынлы йөрәк», А.Н.Островский), Карт (М.Горькийның шул исемендәге әсәре буенча), Пётр («Хәсрәт дәрьясы», В.Я.Шишков романы буенча), Забродин («Ленинград проспекты», И.В.Шток), Трофим («Ата хакы — Тәңре хакы», В.В.Лаврентьев), Степан Казанец («Пешекче хатын», А.В.Софронов), Литвинов («Кыргый ярда», Б.Н.Полевой романы буенча) кебек үзенчәлекле образлар иҗат итә. Актёр үткән кырыс тормыш мәктәбе, образның эчке асылына төшенергә омтылу аңа персонажларны тормышчан дөрес һәм ышандырырлык итеп гәүдәләндерергә ярдәм итә. Детальләштерүне, үтә купшы тышкы күренеш алымнарыннан артык файдаланмыйча, сурәтләү чараларын мул кулланмыйча гына, Кузнецов персонажы кылган гамәлләренең мәгънәлелеге, аның рухи яшәеше дөреслеге белән тамашачыны ышандыра. Актёр рольне башкарганда һәрвакыт гадилеккә һәм табигыйлеккә, образның чын асылын дөрес җиткерергә омтыла.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор  — Ю.А.Благов