Биографиясе

1926 елның 27 феврале, Түбән Новгород губернасы Мәдәнә авылы — 2008 елның 12 мае, Казан.

Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтының татар театр студиясен (1949) һәм театр белеме факультетын (1955) тәмамлый.

1949 елда студияне тәмамлаучылар белән бергә Казан Яшь тамашачылар театрының татар төркеме составында, төркем таркалганнан соң, 1951 елга кадәр рус төркеме актёры, күп кенә рольләр башкара, шулар арасында Вәли («Кызлар», В.Ф.Панова), Шенадье («Хокуксызлар», В.Гюго романы буенча) образлары да бар.

1955–1958 елларда Татар академия театрының әдәби бүлек мөдире, 1958–1960 елларда Казан телевидение студиясе режиссёры.

1961–1969 елларда Казан педагогия институтында укыта, 1969 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать институтында, профессор (1992).

«Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына 50 ел», «Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына 60 ел» дип аталган альбомнарны бастыруга әзерли; фәнни җыентыкларга һәм «Театр энциклопедиясе»нә («Театральная энциклопедия») кертелгән мәшһүр татар театры эшлеклеләре турындагы фәнни-популяр хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Татар совет театры. К., 1975 (автордаш);

 Народные артисты. К., 1980 (автордаш);

Истоки сценического реализма. К., 1982;

Халил Абжалилов. К., 1984;

Шафика Кутдусова. Наб. Челны, 1995;

К столетию татарского театра (1906–2006) // Идель. 2003. № 11–12; 2004. № 1, 3–5, 7–12; 2005. № 1–11.