Эчтәлек

Чын фамилиясе Азимов.

Биографиясе

1895 елның 15 июне, Казан — 1942 елның 10 гыйнвары, шунда ук.

Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә. Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларында эшли, 1922 елдан Татар академия театрында, 1939 елдан Татарстан Республика күчмә театрында.

Характерлы рольләр уйнаучы актёр. Колмәмәт шактый гына зур рольләр башкара, алар арасында Исмәгыйль («Галиябану», М.Фәйзи), Хан («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Кара фикер («Ике фикер», Г.Коләхмәтов), Пристав («Сакла, шартламасын!», К.Тинчурин), Земляника («Ревизор», Н.В.Гоголь), Татар кешесе («Тормыш төбендә», М.Горький), Яго, Клавдий («Отелло», «Гамлет», У.Шекспир) һ.б. образлар бар.