Биографиясе

1921 елның 10 июле, БАССРның Мишкә кантоны Субай авылы — 1981 елның 7 октябре, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1937 елда Татар академия театрында ярдәмче состав актёры сыйфатында башлап җибәрә, бер үк вакытта әлеге театр студиясендә белем ала.

Иҗаты

Нарский («Серләр», А.Әхмәт), Бикбулат, Вәзир («Рәйхан», «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), доктор Ломбарди («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Миллер («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) кебек шактый үзенчәлекле образлар тудыра.

Батырхан образы («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин) Колбарисов иҗатына зур үзгәреш алып килә: әлеге геройны гәүдәләндергәндә актёр эчтәлек һәм форма берлегенә ирешә; тарих тәгәрмәчен кирегә борырга тырышучы образы аның тарафыннан гротеск дәрәҗәсенә җиткерелә (ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1958).

Хөрмәтулла («Җиз кыңгырау», А.Гыйләҗев), Яков Бардин («Дошманнар», М.Горький), Мартин («Сукыр», Э.Альт), Максим («Ата хакы — Тәңре хакы», В.Лаврентьев), Паскуалино («Бәйрәм кичендә», Эд. де Филиппо), Лавр Мироныч («Соңгы корбан», А.Островский), Дятлов («Баһадирлар», Н.Ф.Погодин), Розенберг, Әҗәл («Моңлы бер җыр», «Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин) образларын да Колбарисов югары дәрәҗәдә, төгәл итеп яктырта. Тормыш дөреслеге белән башкарудагы психологик төгәллекнең бергә үрелеп баруы актёрга геройларының катлаулы, каршылыклы характерларын ышандырырлык итеп, кайвакыт, хәтта гражданлык пафосы белән публицистик югарылыкта ачарга ярдәм итә.

Нәфис сүз остасы буларак, Колбарисов еш кына радиотапшыруларда һәм концертларда катнаша: татар шагыйрьләренең шигъри әсәрләрен укый; 1944–1948 елларда Татарстан радиосы дикторы булып эшли.

«Юлдан язган» («Блудный сын», Э.Раннет), «Кол» («Эзоп», Г.Фигейредо), «Ешрак елмаегыз!» («Сослуживцы», Э.В.Брагинский, Э.А.Рязанов) һ.б. шактый гына пьесаларны татарчага тәрҗемә итә.

Әдәбият

Илялова И.И. Г.Камал артистлары: Биографик белешмәлек. К., 2005.

Автор — Д.Ә.Гыймранова