Биографиясе

1864 елның 27 октябре, Санкт-Петербург — 1910 елның 10 феврале, Ташкент.

Күренекле рус актрисаларының берсе. Иҗаты XIX–XX йөзләрдә рус театры үсешен билгели.

Актёрлык осталыгы дәресләрен В.Н.Давыдовтан һәм үз әтисеннән — танылган опера җырчысы Ф.П.Комиссаржевскийдан ала.

1890 елда беренче тапкыр һәвәскәр сәхнәдә чыгыш ясый, 1893 елдан профессиональ сәхнәдә (Новочеркасск шәһәре) эшли башлый.

1896–1902 елларда — Санкт-Петербургтагы Александра театрында; 1904 елда Санкт-Петербургта үз театрын булдыра.

Теге яки бу образны иҗат иткәндә Комиссаржевская, көнкүреш гадәтилегеннән баш тартып, аның поэтик башлангычын, рухи дөньясын тамашачыга җиткерергә омтыла. Ул башкарган Лариса («Бирнәсез кыз», авылыН.Островский), Нина Заречная, Саша, Соня («Акчарлак», «Иванов», «Ваня абзый», авылыП.Чехов), Луиза («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Рози, Клерхен («Күбәләкләр сугышы», «Содомның һәлак булуы», Г.Зудерман), Нора («Курчак йорты», Г.Ибсен) рольләре театр тормышында гына түгел, ә иҗтимагый тормышта да зур вакыйга була: әлеге героиняларда иреккә, гаделлеккә көчле омтылыш сизелә, рухи золымга каршы ялкынлы протест чагыла.

1903, 1904, 1905, 1909 елларда Казанда гастрольләрдә була, биредә ул иң уңышлы рольләрен башкара, һәм алар җәмәгатьчелектә гаять зур резонанс тудыра.

Әдәбият

Комиссаржевская В.Ф.: Письма, воспоминания, материалы. Л.–М., 1964.