1937 елның 22 марты, Казан —  2023 елның 14 апреле, шунда ук.

Казан Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый (1961), танылган режиссерлар Э.М.Бейбутов, Е.А.Простов, А.Д.Гусевта белем ала.

1961 елдан әлеге театрда актер.

100 дән артык роль башкара, шуларның күбесе театр сәнгатендә күренекле урын тота.

Максимов («Хезмәттәшләр», В.П.Аксенов повесте буенча), Владик («Мәхәббәт турында 104 бит», Э.С.Радзинский), Борис («Ленинград проспекты», И.В.Шток), Прокофьев («Хатын-кызлар монастыре», В.А.Дыховичный, М.Р.Слободский), Леонидик («Минем бичара Маратым», А.Н.Арбузов) кебек беренче рольләрендә үк актер талантына хас булган сыгылмалылык, музыкальлек, рольнең тышкы бөтенлеге, төгәллеккә омтылыш, ачык темперамент күзгә ташлана.

Кешнерның «Гадәти вакыйга» (И.А.Гончаров романы буенча В.С.Розов пьесасы, 1968) спектаклендәге кече Адуев ролен башкаруы театр тормышында зур вакыйга була. Әйләнә-тирә чынбарлык гаделсезлекләре белән тигезсез көрәштә әҗәлен тапкан романтик рухның драматик тарихын, якты идеалларга ышанган ялкынлы егетнең рәхимсез, прагматик чиновникка әверелүен актер ышандырырлык итеп, характерның һәм социаль күренешнең иҗтимагый асылына төшеп сурәтли.

Актерның Пушкин («Барлыгы 13 ай», Ю.З.Дынов, 1970) һәм Чайковский («Мәңгелек өчен яшәү», Ю.А.Оснос, 1970) рольләре сәнгати казанышы булып тора: әйләнә-тирә җәмгыять таләпләреннән аерылыбрак торган башка бер дөньяда яшәүче һәм шуңа күрә аның белән һәрдаим рухи һәм әхлакый конфликтта торучы иҗат кешесенең катлаулы һәм бай эчке дөньясын Кешнер оста сурәтли.

Әлеге рольләрдә гәүдәләнеш тапкан иҗат әһеле белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасын актер Уилл («Булыргамы, булмаскамы», У.Гибсон, 1976) ролендә ача. Иҗади сәләт, дөресен сөйләү хокукы, иҗат өчен мөһим алшарт булып торган рухи ирек ихтыяҗы башкаручы тарафыннан, аның гражданлык һәм әхлакый позициясеннан чыгып, шәхсән үз кичерешләре аша ялкынлы һәм темпераментлы рәвештә раслана.

Горчаков, Челознов («Озату», «Урман эчендәге веранда», И.М.Дворецкий), Рощин («Бердәнбер шаһит», А.С. һәм П.Л.Тур), Брызгалов («Кафедра», В.В.Врублевский), Шабельников («Күрегез, кем килгән!», В.К.Арро) һәм башка шундый замандашларының образларын иҗат иткәндә Кешнер, кайвакыт кискенлек кебек сыйфатны өстен куеп, тышкы сурәткә кырыслык биреп, үз героеның, беренче чиратта, әхлакый асылын, аның җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтергә омтыла.

Нияз («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Атташе («Пунтила әфәнде һәм аның хезмәтчесе Матти», Б.Брехт), Иван Иванович («Мунча», В.В.Маяковский) һәм башка рольләре аша актер форма белән виртуозларча эш итә белүен, теге яки бу образны ачканда үтемле, мәгънәле, тәэсирле детальләр таба белүен күрсәтә.

Актерның профессор Преображенский, Персиков («Табиб Борментальнең көндәлек дәфтәре», 1988; «Хәтәр йомыркалар», 1997, М.А.Булгаковның шул исемендәге повесте буенча), Серебряков («Ваня абзый», А.П.Чехов, 1993), Дус («Барысы да бетте», Э.Олби, 1994) рольләре психологик картинаның төгәллеге, бер үк вакытта кырыслыгы белән аерылып тора.

«Театр-99» сәхнәсендә Кешнер тарафыннан башкарылган Хамперт («Лолита», В.В.Набоков романы буенча, 1994) һәм Звонарев («Sorry» («Гафу»), А.М.Галин, 1995) рольләре театр сәнгатендә зур вакыйга була. Актерның әлеге рольләрендә әхлакый эчтәлекнең күпкырлылыгы, образларның психологик яктан тирән ачылышы тышкы күренешләрнең сәнгатьчә байлыгы белән тыгыз үрелеп бара.

1976 елдан Кешнер Казан театр училищесендә педагогик эшчәнлек алып бара, Россиянең төрле театрларында эшләүче берничә буын актерлар тәрбияли.

Концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге лауреаты (2011).

Әсәрләре

Начало // Казань. 1997. №1/2;

Всплески памяти // Актуальное национально-культурное обозрение. 2001. №3–5.

Әдәбият

Романович И.Большие ожидания // Театр. 1970. № 9;

Благов Ю. И в сотый раз — преодоление // Татарстан. 1996. № 12;

шул ук. Кешнер и Ко. К., 2001.

Автор Ю.А.Благов