Эчтәлек

Чын фамилиясе Каражеляскова.

1933 елның 7 июле, Харьков шәһәре — 2013 елның 27 мае, Казан.

Кинодокументалист  С.С.Говорухинның әнисе.

М.С.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесен тәмамлаганнан соң (1955), Казан Зур драма театрына кабул ителә һәм анда 1993 елга кадәр эшли.

Карева башкаруында Надя («Фабрика кызы», А.М.Володин), Майя («Петрарка сонеты», Н.Ф.Погодин), Лиля Брегман, Лика («Ерак юл», «Минем бичара Маратым», А.Н.Арбузов), Татьяна, Ирина («Сезгә 22, картлачлар!», «Мәхәббәт турында 104 бит», Э.С.Радзинский) рольләре сәхнәдәге мөлаемлекләре белән аерылып тора; актрисага героиняларының рухи дөньяларын гәүдәләндергәндә психологик мизгелне сизгер тоемлау, аларның хис-кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән күрсәтә белү хас. Агния («Гадәт буенча җыелу», В.С.Розов), Цыренжапова («Озату», И.М.Дворецкий) рольләрендә әхлакый һәм иҗтимагый конфликтлар башлангычын чагылдыра. Рус классикларының пьесалары буенча куелган спектакльләрдә шактый гына күренекле, мәгънәле образлар, шәһәреи. Татьяна, Лидия Павловна («Карт», «Варварлар», М.Горький), Клеопатра («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский) образларын да иҗат итә.

Карева Татар филармониясе сәхнәсендә барган спектакльләрдә, героинялары характерларының асылына, катлаулы рухи дөньяларына тирәнтен үтеп кереп, Надежда фон Мекк («Мәңгелек өчен яшәү», Ю.А.Оснос) һәм Лиза Тураева («Көзге алдында», В.А.Каверин) рольләрен гаҗәеп оста башкара.

1971 елдан Казан театр училищесендә укыта (аның укучылары арасында Р.Заһидуллин, Ч.Хамматова, ТРның атказанган артисты Г.Юрченко да бар).

Кинога төшә («Очрашу урынын үзгәртергә ярамый» — «Место встречи изменить нельзя»; «Онытыла барган темага сочинение» — «Сочинение на уходящую тему»).

Актив рәвештә иҗтимагый, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Әдәбият

Колина С. Прозвище как титул // Казань. 2000. № 1; Сальтина Н. Судьбой дарованные встречи // там же. С. 65–68.

Автор — Ю.А.Благов