Эчтәлек

«Татар хатыны ниләр күрми» спектакленнән күренеш. 1978

Автор Г.Ибраһимов, режиссер П.Исәнбәт

1927 елның 9 октябре, Уфа шәһәре 2001 елның 15 декабре, Казан.

Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) Татар студиясен (1949) һәм режиссерлык факультетын (1958) тәмамлый.

19491950 елларда Казан Яшь тамашачылар театрында татар төркеме актеры.

1950 елдан Татар академия театры труппасында, бер үк вакытта 1958 елдан шул театрның режиссеры.

Исәнбәт шактый күренекле рольләр уйный, алар арасында Кодар («Козы Көрпеш һәм Баянсылу», Г.Мөсрәпов), Дерамо («Болан-Патша», К.Гоцци), Синцов («Дошманнар», М.Горький), Васильков («Котырган акчалар», А.Н.Островский) рольләре бар.

Татар академия театры сәхнәсендә 50 дән артык спектакль куя. Беренче әсәрләреннән үк («Муса Җәлил», Н.Исәнбәт, 1957; «Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов, 1960; «Янар чәчәк», И.Юзеев, 1961; «Җырланмаган җыр», М.Кәрим, 1962) үзен нечкә зәвыклы, авторның төп идеясенә сак караучы, пьесага һәм һәр рольгә төпле психологик анализ ясый белүче режиссер итеп таныта.

Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал» әсәре буенча Исәнбәт тарафыннан куелган спектакль (1963) татар театр сәнгатенең зур казанышы буларак кабул ителә. Хатын-кызлардан беренче татар актрисасының язмышы спектакльдә дәртле, романтик-күтәренке рухта күрсәтелә.

Кешенең рухи иреккә омтылуы һәм кешелек кыйммәтләренең догматик күзаллаулар белән бәрелеше темасы режиссерның башка спектакльләрендә дә күтәрелә.

Кайбер әсәрләрне ул сәхнәгә икешәр тапкыр куя. Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» пьесасы (1957, 1966), Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» (1960, 1978), Х.Вахитның «Туй алдыннан» (1960, 1978), Г.Камалның «Бәхетсез егет» (1984), Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» (1985), Р.Хәмиднең «Ике сәгать бер гомер» (1985) әсәрләре белән тамашачы игътибарын геройларының рухи тормышларындагы киеренкелеккә юнәлтә.

Г.Фигейредуның «Эзоп» (1967), Г.Исхакыйның «Зөләйха» (1992) әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә рухи азатлык өчен көрәш темасы фәлсәфи мәгънәгә ия була.

Исәнбәт күбрәк психологик драма жанрына тартыла, классик комедияләр аның иҗатында аерым урын алып тора. Ж.Б.Мольерның «Суган суфые» («Тартюф», 1978), Г.Камалның «Банкрот» (1979), Г.Исхакыйның «Алдым — бирдем» (1994) спектакльләрендә режиссер образларны гротеск дәрәҗәсенә җиткерә; хәрәкәтләрнең кызу ритмнары, күркәм музыкаль эшләнешләре белән бу спектакльләр тамашачыда зур популярлык казана.

М.Горькийның Казанда яшәгән чоры белән бәйле әсәрләренә таянып, П.Исәнбәтнең үзе язган «Һаваларда йолдыз» пьесасы буенча куйган спектакле театр сәнгатендә зур казаныш буларак кабул ителә.

Исәнбәт куйган спектакльләргә сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан лирик күтәренкелек, бөтенлек, төгәллек хас. Аларны әзерләү вакытында режиссер актерлар белән эшләүгә зур игътибар бирә; Казан театр училищесендә укыта.

Башка спектакльләре: «Һиҗрәт», «Әбүгалисина», «Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт); «Карлыгач канат кага», «Илһамия», «Мәхәббәтең чын булса», «Давыл» (Х.Вахит), «Эңгер-меңгер» (А.Гыйләҗев), «Ике фикер» (Г.Коләхмәтов), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Таһир Зөһрә» (Ф.Бурнаш), «Җан Баевич» (Г.Исхакый), «Чамасына күрә чарасы» (У.Шекспир) һәм башкалар.

"Эзоп" спектакленнән күренеш. 1967

Автор Г.Фигейреду, режиссер П.Исәнбәт

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986;

Арсланов М.Г. Татарское режиссерское искусство. 1957-1990. К., 2002;

Празат Исанбет. Грани призвания. К., 2007.

Автор И.И.Илялова