- РУС
- ТАТ
драматург, публицист, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1953, 1983 еллар)
1903 елның 1 ноябре, Башкортастан Республикасының хәзерге Яңавыл районы Бәдрәш авылы – 1995 елның 29 октябре, Казан.
«Госмания» мәдрәсәсендә (1916–1918 еллар) һәм Уфада педагогик курсларда (1920 ел) укый.
Берникадәр вакыт эчке иминлек гаскәрләренең Уфа политбүлегендә хәрби хезмәткәр, аннары Минзәлә балалар шәһәрчегендә тәрбияче, Актаныш төбәгендә башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.
Казан театр техникумын тәмамлагач (1926 ел) Татар академия театры режиссёры була. Ленинград сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате югары курсларында белем ала (1930).
1931–1940 елларда Татар академия театрында режиссёрлар коллегиясе җитәкчесе, режиссёр-куючы һәм әдәби бүлек мөдире, ТАССР ХКС каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.
1926 елда Татар академия театры сәхнәсендә аның беренче пьесаларыннан «Йокы патшалыгында» һәм «Өтек философ» спектакльләре куела.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Р.Ф.Ишморат драматургиясенең тематикасы һәм эчтәлеге совет чорының идеологик шартлары белән бәйле.
1930 елларда Р.Ф.Ишморат драматургиясендә алгы планда авылда сыйнфый көрәш, колхоз төзелеше, эшчеләр, интеллигенция, студентлар тормышына бәйле рәвештә совет кешесенең мораль сыйфатларын чагылдырган «Пожар» (1929 ел), «Данлы чор» (1930 ел), «Мәдинә» (1930 ел), «Гөлзада» (1940 ел) пьесалары тора.
Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыгы турында «Дошман лагеренда» (1941 ел), «Ватан кызлары» (1941 ел) пьесаларын яза; «Кайту» (1942 ел) пьесасы күп кенә театрлар сәхнәләрендә уйналып, татар драматургиясенең алтын фондына керә.
Р.Ф.Ишморатның иҗатында яктыртылган төп темаларның тагын берсе – хезмәт кешесен олылау. «Якты юл» (1947 е), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952 ел) пьесаларында, «Шайтан таягы» (1954 ел), «Серле моң» (1959 ел), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964 ел) комедияләрендә яшь геройларның эчке дөньясы, тыныч тормыш романтикасы чагыла. Аның М.Җәлил турындагы «Үлмәс җыр» (1956 ел) героик драмасы Казан Зур драма, ТАССР күчмә, Чуаш, Казакъстан (Алма-Ата), Семипалатинск академия театрларында зур уңыш белән бара. Тын океан давылларын җиңеп узган Ә.Җиһаншин һәм аның иптәшләренең җанлы образлары сурәтләнгән «Алар дүртәү иде» (1961 ел), В.И.Ульяновның Казан университетында укыган елларын чагылдырган «Давылга табан» (1963 ел), Г.Тукай һәм аның замандашларына багышланган «И мөкатдәс моңлы сазым» (1982 ел) драмалары да татар драматургиясе казанышлары булып тора.
Р.Ф.Ишморат – татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Камал, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, К.Тинчуриннар турында «Гомер сукмаклары» (1987 ел) һәм «Дусларым, остазларым» дигән документаль повестьлар авторы. И.Я.Франконың «Урланган бәхет» («Украденное счастье», 1951 ел) драмасын, Д.И.Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» («Недоросль», 1953 ел) комедиясен татар теленә тәрҗемә итә.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 1966-67;
Гүзәл син, хәят: Пьесалар. Казан, 1973;
Моңлы сазым: Пьесалар. Казан, 1983;
Драмы. Комедия. Казан, 1962.
Гыйззәт Б. Риза Ишморат һәм аның геройлары // Совет әдәбияты. 1963. № 12;
Мәхмүтов Һ. Бәрәкәтле гомер юлы // Социалистик Татарстан. 1983. 29 окт.;
Игламов Р. Риза Ишморат // Театральный календарь. Л., 1977.
Автор – А.Г.Әхмәдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.