Биографиясе

1947 елның 28 сентябрендә Кыргызстан ССР, Фрунзе шәһәрендә туа.

1964 елда Фрунзе хореография училищесен, 1973 елда Дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссёр-балетмейстерлар бүлеген тәмамлый.

1964–1968 елларда Кыргыз опера һәм балет театры (Фрунзе) балет артисткасы.

1973 елдан Татар опера һәм балет театры балетмейстеры, 1985–1989 елларда баш балетмейстеры.

1989–1990 елларда Башкорт опера һәм балет театры баш балетмейстеры, бер үк вакытта Уфа хореография училищесе сәнгать җитәкчесе.

Казанда ул куйган әсәрләр: «Конёк-Горбунок» (Р.Щедрин, 1975), «Лауренсия» (А.Крейн, 1978), «Доктор Айболит» (И.Морозов, 1981), «Сестра Керри» (Р.Паульс, 1983), «Макбет» (К.Молчанов, 1984), «Фидаи» (Р.Яхин музыкасына, 1987) балетлары; «Риголетто» (Дж.Верди, 1973), «Фауст» (Ш.Гуно, 1974), «Борис Годунов» (М.Мусоргский, 1980) операларына биюләр һ.б.

1990 елдан Мәскәүдә яши.

Әдәбият      

Тарасова О. Встреча с героями Мольера // Советский балет. 1985. № 5;

Шереметьевская Н. Судьба поэта // шунда ук. 1987. № 5.

Автор — В.Н.Горшков