Биографиясе

1922 елның 26 декабре, Әстерхан шәһәре – 1981 елның 16 августы, Казан.

Г.С.Камскаяның улы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы татар студиясен (ГИТИС, 1949) һәм шул институтның актёрлык факультетын (1955) тәмамлый.

1949–1950 елларда Бөгелмә рус драма, Казан Яшь тамашачылар театрларында эшли.

1950 елдан Татар академия театры труппасында.

Иҗаты

Күпкырлы, пластик, музыкаль, җырчы тавышына ия, күркәм тышкы кыяфәтле актёр буларак, Ильясов музыкаль драма һәм комедияләрдә баш рольләрне башкара: Хәлил, Бакый («Галиябану», «Ак калфак», М.Фәйзи), Ильяс («Казан сөлгесе», К.Тинчурин).

Беренче рольләрендә үк образны психологик яктан күрсәтергә, һәр персонажның үзенчәлекле тышкы бизәкләрен табарга омтыла. Характерлы рольләрне башкарганда актёрның сәләте тагын да ныграк ачыла. Ильясов тарафыннан башкарылган Пена («Чамасына күрә чарасы», У.Шекспир), Базиль («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Һашим («Ефәк сүзәнә», А.Каххар), Камәретдин («Ике килен-килендәш», Х.Вахит), Галим («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин) образлары фантазиянең байлыгы, импровизаторлык сәләте, төгәл тормышчанлыгы белән аерылып торалар.

Сәнгатьтә реалистик юнәлеш тарафдары буларак, актёр образ өстендә эшләгәндә конкрет тормыш һәм социаль тирәлек хәлләрен төгәл бирергә, үз героеның һәр эш-хәрәкәтен психологик яктан нигезләргә тырыша. Ул башкарган күренекле рольләр арасында Сибгат («Тын алан», С.Кальметов), Игорь («Туган туфрак», С.Шәкүров), Низами («Тирән тамырлар», Г.Ибраһимов), Актай («Кол Гали», Н.Фәттах), Ханбик («Бәхтияр Канкаев», Т.Миңнуллин), Родриго («Отелло», У.Шекспир), Самохвалов («Ешрак елмаегыз», Э.В.Брагинский, Э.А.Рязанов) образлары бар.

Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр картның сугыштан гарипләнеп кайткан улы Искәндәр образы Ильясов иҗатында аеруча әһәмиятле урын алып тора.

Озак еллар дәвамында сәүдә хезмәткәрләре клубында, ТАССРның 10 еллыгы исемендәге мәдәният сараенда үзешчән театр коллективларын җитәкли, театр сәнгате турында лекцияләр укый.

Әсәрләре

Үзешчән театр. К., 1957 (автордаш).

Әдәбият      

Народные артисты. К., 1980.

Автор — И.И.Илялова