Биографиясе

1912 елның 5 октябре, Казан губернасы, Зөя өязе Олы Кариле авылы — 1974 елның 11 мае, Казан.

Казанда И.Гаспринский исемендәге тәҗрибә-үрнәк мәктәп тәмамлаганнан соң (1928), Ленинградта эшче яшьләр театрларының югары режиссёрлык курсларына укырга керә; бер үк вакытта, 1928–1931 елларда, М.В.Сокольский исемендәге Ленинград эшче яшләр театрында режиссёр-лаборант булып эшли.

1931–1933 елларда Казан эшче яшләр театры актёры.

1937 елдан Минзәлә колхоз-совхоз театры директоры.

1938 елдан Казан курчак театрында: актёр, режиссёр, 1940–1965 елларда баш режиссёр.

Иҗаты

Спектакльләр куя, театр өчен пьесалар яза, иҗади составның укуын оештыра. Казан курчак театрының профессиональ үсеше, иҗади йөзе барлыкка килү, репертуары формалашу, шул исәптән курчак спектакльләренең сәнгатьчә чаралары төптән яңару, аларның милли төс алуы, эстетикасы үзгәрү Хөсни эшчәнлеге белән бәйле. Аеруча зур спектакльләре — «Шүрәле» (Ш.Зәйни), «Канатлы ат» («Конёк-Горбунок», П.П.Ершов), «Хуҗа Насретдин», «Әбүгалисина» (Н.Исәнбәт), үзе иҗат иткән «Камыр-батыр», «Гөлчәчәк» (барысы да рәссам П.П.Троицкий белән берлектә), «Галәветдиннең тылсымлы лампасы» («Волшебная лампа Аладдина», Н.Гернет), «Золушка» (Т.Г.Габбе), «Башмаклар» («Черевички», Н.В.Гогольнең «Раштуага каршы төн» — «Ночь перед Рождеством» повесте буенча; барысы да рәссам Э.Б.Гельмс белән берлектә). Курчак театры өчен «Дутан-батыр», «Алпамша», «Хәйләкәр Таҗи», «Алтын чәкән», «Курай-Шамбай» пьесалары авторы. Аларның кайберләре режиссёр шәрехләмәләре белән махсус җыентыкларда басыла.

Хезмәтләре   

Курчак театры. К., 1951; 

Балалар өчен пьесалар: Курчак театры. К., 1955; 

Курчак театры: пьесалар, режиссёр киңәшләре. К., 1964.

Әдәбият     

Игламов Р. От Петрушки к «Аладдину» // Казань. 2002. № 3/4; 

шул ук. Искусство играющих кукол. К., 2004.

Автор — Ю.А.Благов