Биографиясе

1922 елның 1 сентябре, Ташкент — 1975 елның 2 мае, шунда ук.

1941 елда Ташкент балет мәктәбен тәмамлый һәм М.Ә.Мөкими исемендәге Үзбәк музыкаль драма театрына балет артисты итеп җибәрелә. 1951 елда Ташкент театр-сәнгать институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый.

Режиссёрлык эшчәнлеген 1950 елда Хәмзә исемендәге Үзбәк академик драма театрында башлап җибәрә (1958–1960 елларда һәм 1966 елдан театрның баш режиссёры). «Гаилә» («Семья», И.Ф.Попов, 1952), «Ефәк сөзәнә» (А.Каххар, 1952), «Йөрәк серләре» (Б.Рахманов, 1953), «Изге кан» («Священная кровь», Айбәк романы буенча үз инсценировкасы, 1954), «Шәхси эш» («Персональное дело», А.П.Штейн, 1956), «Юл күрсәтүче йолдыз» (К.Яшен, 1958), «Хөррият» (Уйгун, 1958), «Урланган тормыш» («Украденная жизнь», Моримото Каору, 1965), «Монсерра» (Э.Роблес, 1967) спектакльләрен куя.

1966 елда Татар академик театры сәхнәсендә Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повесте буенча спектакль куя. Ул Казанның театр тормышында зур вакыйгага әверелә һәм 1967 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Баш рольләрне Р.Таҗетдинов, Н.Гәрәева, Ш.Биктимеров һәм Ш.Әсфәндиярова башкара. Хуҗаев режиссурасы фикер төгәллеге, актёрларның күмәк башкаруын оештыру осталыгы, характерларның тирәнтен эшләнеше һәм мизансценаларның сәнгатьчә бирелеше белән аерылып тора. Режиссёрлык эшчәнлеге белән бергә Ташкент театр-сәнгать институтында педагогик эшчәнлек алып бара; К.С.Станиславскийның «Актёрның үз өстеңдә эшләве» («Работа актёра над собой») китабын, рус һәм чит ил драматургларының пьесаларын үзбәк теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Государственный ордена Ленина академический узбекский театр драмы им. Хамзы. Таш., 1957.

Автор — И.И.Илялова