Биографиясе

1950 елның 19 июнендә Баулы районы Татар Кандызы авылында туган.

Ленинград театр һәм кинематография институтын тәмамлаганнан соң (1973), Татар академия театры труппасында эшли.

Иҗаты

Драматик характерларны тирәнтен ачуы, югары сөйләм культурасына ия булуы актерга татар драматургиясендә хәтердә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Шундыйлардан Рәүф («Ике килен-килендәш», Х.Вахит), Шәйхел («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Закир, Сираҗетдин («Бәхетсез егет», «Банкрот», Г.Камал), Тукай («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Әхмәтҗан («Зөләйха», Г.Исхакый), Субра («Идегәй», Ю.Сафиуллин) һ.б. Диоген («Баскетболист», М.Гыйләҗев), Мкртыч («Ханума», А.Цагарели) кебек рольләрдә аның иҗат үзәнчелеге гротеск дәрәҗәсенә җитә. Т.Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Рәхмәтулла образында актер олы яшьтәге бухгалтерның тышкы яктан көлкеле булып күренгән характеры астындагы кешелеклелеген дә, шулай ук эчке киеренкелеген дә ачып бирә.

1988 елда Ч.Айтматов повесте буенча куелган «Ахырзаман» спектаклендә башкарган Бастон роле өчен Әхмәтҗанов Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була.

Тел үзенчәлекләрен тирән тоя белүе актерга нәфис сүз сәнгатен камил үзләштерергә мөмкинлек бирә. Концертларда, радио һәм телевидениедә Г.Тукай шигырьләрен һәм аның әсәрләреннән төзелгән поэтик композицияләр укый (Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 2000).

Татар академия театры сәхнәсендә аның тәрҗемәсендә У.Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра», «Ромео һәм Джульетта» әсәрләре куела.

Автор – И.И.Илялова