Биографиясе

1909 елның 9 феврале, Казан — 1981 елның 15 марты, шунда ук.

Сәхнә эшчәнлеген Казан мех фабрикасында һәвәскәр эшчеләр коллективында башлап җибәрә, 1932 елда Татар сәнгать эшче театры труппасына керә, анда профессор осталык күнекмәләре ала.

Театр ябылганнан соң, 1937 елда Татар академик театры труппасына кабул ителә.

Ф.И.Халитов Хуҗа ролендә

Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» әсәре

Иҗаты

Ф.И.Халитов Шадрин ролендә

Н.Ф.Погодинның «Мылтыклы кеше» әсәре

Сәхнәдә үзен табигый тотуы, күзәтүчәнлеге, Ә.Г.Мәҗитов җитәкчелегендәге эшче театрында аз гына сәнгатьчә чаралар ярдәмендә образ тудыру осталыгы аңа труппаның әйдәп баручы актёрларыннан берсе булу мөмкинлеген бирә. Халитовның Незнамов («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский, 1939), Герман («Таня», А.Н.Арбузов, 1939), Ромео («Ромео и Джульетта», У.Шекспир, 1940), Сәлим («Күзләр», Х.Фәтхуллин, 1940) кебек беренче яшь герой рольләре романтик пафосы һәм тормышчанлыгы белән аерылып тора. Кент («Король Лир», У.Шекспир, 1944), Скроботов («Дошманнар», М.Горький, 1946) рольләрендә актёр иң элек геройларының социаль асылын ача. Бу М.Әмирнең «Миңлекамал» (1944) драмасы буенча куелган спектакльдә Халитовның колхоз милкеннән файдаланып калырга тырышкан байлык җыючы Хәлим образында аеруча ачык чагыла.

Н.Ф.Погодинның «Мылтыклы кеше» әсәре буенча Ш.М.Сарымсаков тарафыннан 1947 дә куелган спектакльдәге Шадрин роле Халитовның иҗади эшчәнлеге үсешенә зур этәргеч бирә. Аның башкаруында әлеге образ башта үз хуҗалыгы турында гына кайгыртучы бәйләнчек, гаугачыл ир заты буларак күзаллана, В.И.Ленин белән очрашканнан соң, рухи үсешкә ирешкән, үзен башка масштабта — барлык Россия крәстиянлеге вәкиле буларак кабул итүче кеше сыйфатында ачыла. Сәгъдетдин («Шамил Усманов», А.Гыйләҗев, А.Яхин; 1967) образында мохтаҗлыктан изелгән, әмма кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтен җуймаган хокуксыз татар крәстияне язмышы гәүдәләнә.

Халитов башкаруында сәүдәгәр Прибытков («Соңгы корбан», А.Н.Островский, 1968) образы төрле яктан ачыла: актёр аның характерын һәрьяклап яктыртып, тамашачыда бөтен нәрсәне дә акчага сатып алып булмый дигән фикер уятырга тырыша.

Сатирик һәм комик характерлар иҗат иткәндә, Халитов игътибарны җәлеп итәрлек, кайвакыт хәтта кискен фарс элементларыннан ышандырырлык итеп файдалана: Бики, Хуҗа («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт, 1940, 1952, 1957), Шәех мирза («Американ», К.Тинчурин, 1969), Рисположенский («Агай-эне — ак мыек», А.Н.Островский, 1972) һ.б.

Аеруча зур рольләре — Муса («Муса Җәлил», Н.Исәнбәт), Әһлиулла, Әхтәм («Миләүшәнең туган көне», «Ир-егетләр», Т.Миңнуллин), Миңлегали («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Вано («Борчылма, әнием», Н.Думбадзе повесте буенча), Карлос Бланко («Канлы күләгәләр», Г.Боровик), Мәгънәви карт («Синең урыныңа кайттым», Р.Хәмид) һ.б.

Ф.И.Халитов Әһлиулла ролендә

Т.Миңнуллиныӊ "Миләүшәнеӊ туган көне" әсәре; Миләүшә - Н.Ихсанова

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986;

Народые артисты. К., 1980; 

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство. 1941–1956. К., 1997.

Автор — И.И.Илялова