Эчтәлек

Биографиясе

1931 елның 16 ноябре, Казан — 1978 елның 2 апреле, Одесса шәһәре.

Ленинград хореография училищесен тәмамлый (1950).

1951–1971 елларда — Татар опера һәм балет театры, 1971 елдан «Таврия» бию ансамбле балет солисты (Херсон шәһәре), 1973–1977 елларда Одесса хореография училищесенең уку-укыту бүлеге мөдире һәм педагогы.

Казандагы хореография партияләре: Базиль, Солор («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Евгений («Бакыр җайдак», Б.Асафьев), Убырлы карчык («Раушан», З.Хәбибуллин), Зигфрид («Аккош күле», П.Чайковский), Пер-Гюнт (шул исемендәге балет буенча, Э.Григ музыкасы), Штраус («Зур вальс», И.Штраус музыкасы), Сарацин рыцаре Әбдерахман һәм Прованс рыцаре де Бриен («Раймонда», А.Глазунов), Шүрәле (шул исемендәге балет буенча, Ф.Яруллин) һ.б.

Искиткеч сыгылмалылыкка, актёрлык осталыгына ия, камил бию техникасы белән аерылып тора.

Автор — В.Н.Горшков

С.З.Хәйруллин Шүрәле ролендә

(Ф.Яруллинның шул ук исемдәге әсәре)