Эчтәлек

Биографиясе

1941 елның 31 мае, Камчатка өлкәсенең Усть-Камчатск районы Козыревское авылы — 2007 елның 27 декабре, Казан.

Мәскәү мәдәният институтын тәмамлый (1978), бер үк вакытта, 1967–1978 елларда, Ульянов, Тубыл шәһәрләре театрларында актёр булып эшли.

1978–1985 елларда Татар драма һәм комедия театры режиссёры, аның сәхнәсендә 9 спектакль куя: «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит), «Трибунал» (А.Е.Макаёнок), «Өч сорауга бер җавап» (Ә.Гаффар), «Кайту» (Р.Ишморат) һ.б.

1985 елда ТАССР Мәгариф министрлыгы каршында студия оештыра, 1991 елда ул ТР МК карары нигезендә Казан татар яшь тамашачылар театрына үзгәртелә. Әлеге театрның бер үк вакытта директоры да, сәнгать җитәкчесе дә буларак, Хәбибуллин труппаның профессиональ үсешенә күп көч куя, иҗади белем бирүне оештыра, репертуар булдыра.

«Намус хөкеме» (Д.Вәлиев), «Уеннан уймак» (З.Шаһиморат), «Мәхәббәт моңнары» (Ә.Айдар), «Атылган йолдыз» (Ф.Бәйрәмова), «Кырларым-тугайларым» (Т.Миңнуллин), «Шау-шулы көн» («Шумный день», В.С.Розов) спектакльләрен куя.

2001 елдан Казан театр училищесендә укыта.