- РУС
- ТАТ
цирк артисты, акробат, жонглёр, ТАССРның халык артисты (1982), РФнең атказанган артисты (1997)
1952 елның 13 гыйнварында Казанда туа.
Казан циркы каршындагы Бөтенсоюз цирк сәнгате үзәк студиясен тәмамлый (1970).
Күренекле цирк режиссер Э.Б.Аберт җитәкчелегендә жонглёрлык белән шөгыльләнә.
Татар цирк коллективы составында «Төркемле акробат-жонглёрлар» («Групповые акробаты-жонглёры») һәм «Җилкә акробатлары» («Плечевые акробаты») (режиссер Б.Е.Аберт) номерларында чыгышлар ясый.
1970 елдан «Төркемле акробат-жонглёрлар» номерының җитәкчесе сыйфатында чыгышлар ясый, партнёрлары – М.Б.Гыйбадуллина (Фролова), М.М.Шаһиев, Р.М.Мингалимов һ.б.
1979–1982 елларда – «Рен тәгәрмәчләре өстендәге гимнастлар» («Гимнасты на Ренских колёсах») номеры җитәкчесе.
Техник яктан катлаулы трюклар (өч акробат бер-берсенең җилкәсенә басып һәм өстәгесе манеж уртасында басып торган партнёры белән жонглёрлык итә; дөм караңгыда янып торган чукмарлар белән жонглёрлык итү һ.б.) оригинальлекләре һәм югары темпта башкарылулары белән аерылып торалар.
Номерның төркемле жонглёрлык һәм акробатика элементларыннан корылган сюжет сызыгы татар халкының «Бормалы су» һәм «Каз канаты» көйләре фонында бара.
Д.Х.Гыйбадуллин җитәкчелегендәге номер дөньяның 20 дән артык илендә күрсәтелә.
Бөтенсоюз цирк сәнгате конкурсы (1982), Энсхеде шәһәрендә узган Халыкара фестиваль (Голландия, 1998) лауреаты, Жонглёрларның Европа ассоциациясе әгъзасы (Швейцария, 1998).
Рубцова М. Время отсчитывает булавы // Советская эстрада и цирк. 1986. № 1.
Автор – Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.