Эчтәлек

1891 елның 30 сентябре, Санкт-Петербург — 1983 елның 1 октябре, Мәскәү.

1913 елда Санкт-Петербургта В.Э.Мейерхольд студиясендә укый, режиссерлык эшчәнлеген 1919 елда Карелия фронты театрында башлап җибәрә.

1921 елда Петроградта Яңа драма театрын оештыра, 1924—1927 елларда Мәскәү Революция театрын, 1927—1928 елларда Одесса театрын җитәкли.

1928—1929 елларда Казан Зур драма театрында режиссер һәм сәнгать җитәкчесе.

Ул оештырган Казан театр труппасында режиссер П.К.Вейсбрем, Н.М.Холмогоров, рәссамнар Р.В.Распопов, В.А.Шестаков, Г.Л.Миллер, актерлар Е.О.Адамайтис, М.Ф.Астангов, М.П.Бычкова-Дриго, П.И.Герага, М.И.Жаров, Е.Е.Жилина, И.Г.Ингвар, Республиканың атказанган артисткасы З.Н.Минаева, С.С.Осипов, Е.К.Руднева, М.А.Юрьева эшли.

Монда ул «Яшенле яңгыр» — «Гроза» (А.Н.Островский), «Цилиндр» (С.Поливанов), «Утлы күпер» — «Огненный мост» (Б.С.Ромашов), «Мәгърифәт җимешләре» — «Плоды просвещения» (Л.Н.Толстой), «Рельслар гөрелдәгәндә» — «Рельсы гудят» (В.М.Киршон), «Париж Мәрьям Ана соборы» — «Собор Парижской богоматери» (В.Гюго романы нигезендә), «Иң катгый җәза» — «Высшая мера» (Л.В.Никулин), «Чия бакчасы» — «Вишнёвый сад» (А.П.Чехов) спектакльләрен сәхнәгә куя.

Мейерхольд иҗаты тәэсирендә Грипич экспрессив формага, социаль мотивларны кискенләштерүгә, образларны ачуда гротеск куллануга, революцион пафоска омтыла. Күренешләргә өстәмә персонажлар кертү, күмәк сәхнәләрне үзенчәлекле итеп корып, вакыйгаларның мәгънәсен тирәнтен чагылдыруга ирешә.

Стационар театр оештыру максатында тамашачыны театрга активрак җәлеп итәргә тырыша, еш кына эшчеләр янында була, спектакльләр алдыннан чыгышлар ясый, тамашачылар конференцияләре, иҗади очрашулар оештыра.

Театрның 1928/29 сезоны шәһәрнең мәдәни тормышында истәлекле вакыйга була. Репертуар төзүдә Грипич керткән яңа юнәлеш Казан театрының моннан соңгы тормышына сизелерлек йогынты ясый.

Грипич соңыннан Мейерхольд исемендәге театрда эшли (1931 елдан), Мәскәү театр студиясен (1934—1938), Баку (1940—1946), Саратов (1948—1951), Воронеж (1951—1952) театрларын, Мәскәүдә Киноактерлар театр-студиясен (1952—1956) һәм Пантомима театрын (1962 елдан) җитәкли.

1932 елдан Дәүләт театр сәнгате институтында укыта, мәдәни-агарту эше белән шөгыльләнә.

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов