Биографиясе

1940 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 

Казан Зур драма театры каршындагы студиянең татар бүлеген тәмамлый (1961) һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Казан театр училищесендә (1989-92), Казан мәдәният һәм сәнгать университетында (1992 елдан) актерлык осталыгыннан дәресләр бирә.

Иҗаты

Театр сәхнәсендә беренче ролен (Рәхилә «Беренче мәхәббәт», Х.Вахит) студиядә укыганда уйный. Беренче уңыштан соң башкарылган Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Зөбәйдә («Зөбәйдә адәм баласы», Ш.Хөсәенов) һәм башка рольләре Гәрәева иҗатының төп темасын яшь кызның шәхес булып җитлегүен, яшь кызлар характерында иң мөһим әхлакый юнәлешләр формалашуын билгели.

Бу теманы ачуда Ч.Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» повесте буенча эшләнгән «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Әсәл образын иҗат итүе актрисаның аеруча зур уңышы булып таныла. Кеше табигатенең бөтенлеген, кичерешләренең тирәнлеген, күңеленең нечкә, тиз җәрәхәтләнүчәнлеген, характерының ныклыгын үзенә генә хас нәзакәтлелек һәм дәрт белән чагылдыра.

Драматик рольләр белән беррәттән (Гөлтекин «Айдын», Д.Җаббарлы; Изабелла «Чамасына күрә чарасы», У.Шекспир) комик рольләрне дә сокландыргыч итеп, мавыгып уйный.

Рәмзия, Банат («Күк капусы ачылса», «Карлыгач канат кага», Х.Вахит), Диләфрүз («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Бибкәйнур («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Сюзанна («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Марианна («Тартюф», Ж.Мольер) рольләрен башкарганда, пьесаның драматургик материалыннан чыгып, актриса образларның һәркайсына төгәл характеристика, күп сыйдырышлы, ачык чагылышлы детальләр таба.

Соңга таба характерлы героинялар рольләренә күчә, шактый зур, күренекле образлар тудыра: Сәмидә («Кичер мине, әнкәй», Р.Батулла), Арзыгол («Ахырзаман», Ч.Айтматов), Күршекәй («Бичура», М.Гыйләҗев) һәм башкалар. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендәге Ана образын иҗат итеп, Гәрәева хатын-кыз күңеленең яңа, катлаулы якларын ача.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1967) лауреаты.

«Дуслык» һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» (2015) орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Габяши Р. Девочка с Подлужной // Казань. 2000. № 4;

Тимбикова К. Мәхәббәт бер генә // Казан утлары. 2000. № 11;

Гараева Н. Сын считает, что режиссеру неприлично хвалить свою мать-актрису // Вечерняя Казань. 06.12 2015.

Автор Д.Ә.Гыймранова