- РУС
- ТАТ
балет артисты, педагог, ТАССРның халык артисты (1985)
1945 елның 28 июне, Казан – 2025 елның 31 июле, Казан.
Иҗади эшчәнлеген үзешчән коллективларда башлый.
Татоблсовпроф каршындагы балетмейстерлар әзерләү мәктәп-студиясен тәмамлый (1962).
1964–1985 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты,
1986 елдан педагог-балетмейстер.
«Мәдрәсәдә булган хәл», «Аулак өй», «Әпипә», «Өмә», «Туй», «Колхоз яшьләре», «Сабантуй» һ.б. хореографик композицияләрдә төп партияләрне башкара.
Биюенә җиңеллек, сыгылмалылык һәм оста артистлык хас.
Педагог-репетитор буларак, татар биюен укыту методикасын, милли традицияләрне һәм татар классик хореография репертуарын тирән белә (Г.Х.Таһиров, Ф.Ә.Гаскәров, А.З.Кәлимуллин биюләре).
Карфагенда (Тунис, 1977) фольклор коллективлары фестивалендә катнаша.
СССР ВДНХсы бронза медале белән бүләкләнә.
Автор – В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.