Эчтәлек

1892 елның 4 сентябре, Красноярск шәһәре — 1969 елның 8 августы, Мәскәү.

Сәхнә эшчәнлеген Красноярск шәһәрендә башлый (1909). Иркутск, Ярославль, Самара, Тула шәһәр театрларында эшли.

1928—1930 елларда Казан Зур драма театры актеры һәм режиссеры. Аның сәхнәсендә Лопахин («Чия бакчасы», А.П.Чехов), 2 нче мужик («Мәгърифәт җимешләре», Л.Н.Толстой), Тетерев («Мещаннар», М.Горький), Вершинин («Бронепоезд 14-69», В.В.Иванов), Василий («Рельслар гөрелдәгәндә», В.М.Киршон), Мерц («Иң югары чара», Л.В.Никулин), командарм Шторм («Амба», З.Чалая), Глоба («Ярсу», Е.Г.Яновский) һәм башка рольләрен башкара.

Герага тарафыннан иҗат ителгән образларның әһәмияте һәм масштаблылыгы ачык чагылышлы социальлектә, психологик кичерешләрнең тирәнлегендә күренә; бу образлар Казан театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә.

Казанда Герага режиссура белән актив шөгыльләнә башлый. А.Ф.Деннеринең «Апалы-сеңелле Жерарлар» («Сестры Жерар»), Н.Я.Шестаковның «Алтай Робинзоннары» («Алтайские Робинзоны»), С.Поливановның «Сигнал», А.Н.Афиногеновның «Сәер кеше» («Чудак») әсәрләрен сәхнәләштерә.

Гераганың спектакльләре драматургның төп идеясен тулы ачарга омтылулары, актерлар ансамбленең бердәмлеге белән аерылып торалар.

1932 елдан Герага Мәскәүдә Кызыл Армиянең Үзәк, Моссовет исемендәге театрларда уйный.

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов