1890 елның 11 июне, Чернигов губернасы Кролевец шәһәре – 1968 ел, Ленинград.

Сәхнә эшчәнлеген 1905 елда башлый, Беренче бөтендөнья сугышы елларында армиягә алына, яралангач, Казан хәрби госпиталенә җибәрелә.

Казанда Октябрь революциясендә катнаша, кызылгвардияче, Казан гарнизоны солдатлары арасында пропаганда эшләре алып бара.

1919 елда шәһәрдә Эшче театрын оештыра, аның эшчәнлегеннән килгән акчалар РСДРП(б)ның Казан комитетына «Рабочий» газетасын чыгару өчен тапшырыла.

1920–1923 елларда – Запастагы армия сәяси бүлегенең Казан гарнизоны театрында актёр һәм режиссёр.

1923–1925 елларда – Казан хәзерге заман театрының тәҗрибә остаханәсендә (КЭМСТ) актёр һәм баш администратор, анда берничә зур рольне башкара.

1934–1935 елларда – «Электро» (Казан) кинотеатры, 1937–1938 елларда – Бөгелмә драма театры, 1938–1947 елларда – В.И.Ленин исемендәге мәдәният сарае директоры.

1948 елдан Ленинградта яши.