- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, БАССРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты (1990, 1997 еллар)
1951 елның 3 маенда БАССРның Дүртөйле районы Исмәгыйль авылында туа.
Уфа сәнгать училищесын (1972 ел), Уфа университетының филология факультетын (1980 ел) тәмамлый.
1972 елдан Башкорт академия драма театры актрисасы.
Җәмилә («Кыз урлау», М.Кәрим), Сандугач («Ялкынлы яшьлек», И.Абдуллин), Галия («Тапшырылмаган хатлар», Г.Кутуй повесте буенча) кебек рольләрне башкарып, актриса тормыш тантанасын, киң күңеллелек, рухи байлыкны раслый; ул башкарган Галиябану (М.Фәйзинең шул исемдәге пьесасы), Галимә («Кара йөзләр», М.Гафури әсәре буенча В.Галимов, М.Әмири), Маша («Тере мәет», Л.Толстой) образлары эчке дөньяларының матурлыгы, хатын-кызларга хас фидакарьлекләре белән тамашачыны таң калдыра.
Лирик-драматик һәм үткен характерлы рольләрне дә актриса бер үк дәрәҗәдә ышандырырлык, үзенә генә хас темперамент белән башкара; Тутай («Шартлап китсен дөньясы», Колдәүләт), Зәбирә («Законлы никах белән», Ә.Атнабаев), Октябрина («Бер яшьлектә, бер картлыкта», Н.Гаетбай) образларын уйнаганда аларның рухи фәкыйрьлеген фаш итә.
Зөлхәбирә («Айгөл иле», М.Кәрим) ролендә И.И.Газетдинова эпик күләмле образ тудыра.
Саитов С. Мир образов Ильсияр Газетдиновой: Буклет. Уфа, 2001.
Автор – И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.