Биографиясе

1912 елның 8 октябре, Уфа, кайбер чыганакларда – Бөре шәһәре – 1984 елның 18 июне, Уфа.

Башкорт һәм татар биюләрен сәхнәгә куючы классик.

Мәскәү хореография училищесен тәмамлый (1932 ел ).

1932–1934 елларда Башкорт театр техникумында бию укытучысы, бер үк вакытта Рус-башкорт драма театрында (Уфа) артист һәм биюләрне сәхнәгә куючы.

1934–1937 елларда Ленинград хореография училищесендә укый, шул ук елларда Уфада аның инициативасы белән тупланган Башкорт балет студиясе кураторы була.

1937–1938 елларда СССР Дәүләт бию ансамбле (Мәскәү) балетмейстеры И.Моисеевның ассистенты һәм бию төркеме артисты.

1938 елда БАССР Дәүләт бию ансамблен оештыра, аның сәнгать җитәкчесе була һәм 1940–1942 елларда Башкорт опера һәм балет театрында баш балетмейстер.

1942–1943 елларда Башкорт кавалерия дивизиясендә үзешчән сәнгать җитәкчесе.

1944–1950 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры, бер үк вакытта 1947–1949 елларда Татар опера һәм балет театры баш балетмейстеры, сәхнәдә «Зөһрә» (Н.Җиһанов, 1946 ел), «Коппелия» (Л.Делиб, 1948 ел), «Доктор Айболит» (И.Морозов, 1949 ел) балетларын куя.

1950 елдан соң Уфа шәһәрендә яши башлый, Казанга махсус килгәләп, ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театрында биюләр куя.

Татар опера һәм балет театрында «Шома бас», «Су буенда», «Басмада бию», «Җизнәкәй», «Чалгычылар биюе» һәм башка биюләрне сәхнәләштерә.

Фантазиягә искиткеч бай, образларны үтә нык тоемлап, биюләрне югары профессор дәрәҗәдә кую сәләтенә, көчле иҗади интуициягә ия балетмейстер.

Татар бию сюжеты жанры үсешенә зур йогынты ясый.

Бүләкләре

БАССРның С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967 ел), «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Горшков В. Поэт народного танца Файзи Гаскаров // Татарские танцы. Казань, 2002.

Автор - В.Н.Горшков