Биографиясе

1947 елның 5 гыйнвары, Казан — 2002 елның 3 сентябре, шунда ук.

Казан мәдәният институтын тәмамлый (1978).

Иҗаты

В.А.Фейгин Ксанф ролендә

"Төлке һәм виноград", уң якта Клеи ролендә -Т.Н.Угнивенко

Иҗат эшчәнлеген Казан җитен комбинаты клубындагы үзешчәннәр коллективында башлап җибәрә, анда шактый гына күренекле рольләр башкара: Сганарель («Ирексездән табип», Ж.Б.Мольер), Пётр («Соңгылар», М.Горький), Миловидов («Кеше күп җыелган җирдә», А.Н.Островский), Володя Ульянов («Таң атканда — яшенле яңгыр», Е.Г.Зильберман, В.Холявин).

1969 елда Казан Зур драма театры труппасына чакырып алына.

1976 елдан — Казан яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ). Шактый гына зур рольләр башкара, тиз арада театрның әйдәп баручы осталары сафына баса. Матур тышкы кыяфәте, сәхнәдәге мөлаемлыгы, теге яки бу роль тудырган шартларда импровизация ясау осталыгы актёрның һәр эшен сәхнәдә күренекле вакыйга итә. Фейгин башкарган Журналист («Малаховны туктатыгыз», В.А.Аграновский), Массовик («Сөйгәннәрегез белән аерылышмагыз», А.М.Володин), Тезей-Оберон («Җәйге төндә кергән төш», У.Шекспир), дон Гомес («Сид», П.Корнель), Шервинский («Турбиннар көне», М.А.Булгаков), Роберт Кеплен, Дэвид Макбейн («Хәтәр борылыш», «Пыяла читлек», Дж.Б.Пристли), Аҗдаһа (шул исемендәге әсәр буенча, Е.Л.Шварц), Белобрыков («Җимерү», «Кич тә булды, иртә дә...», Б.Л.Васильев повесте буенча), Ксанф («Төлке һәм йөзем җимеше», Г.Фигейредо) рольләре истә калырлык сәнгатьле тышкы форманың күңел халәтен гәүдәләндерүче психол. нигез белән үрелеп баруы ягыннан үзенчәлекле. Актёр тудырган Чарлз Кейдемин («Тынгысыз җан», Н.Коуард), Король («Золушка», Е.Л.Шварц), Аллаһ («Сычуаньнан килгән мәрхәмәтле кеше», Б.Брехт), принц Валламбрёз («Капитан Фракасс», Т.Готье романы буенча) кебек комедия рольләре җиңеллеге, импровизациянең табигыйлеге, ачык театральлеге, юмор хисе белән аерылып тора.

Фейгин еш кына әкиятләрдәге образларны гәүдәләндерә, хәтта тискәре геройлар да (А.Н.Толстой романы буенча куелган «Ахмаклар илендәге Буратино маҗаралары» спектаклендә Карабас, Ю.Ч.Михайлов әсәре буенча куелган «Патша улы Иван» спектаклендә Аггей патша) аның башкаруында миһербанлылык белән сугарылган була.

Еш кына нәфис сүз остасы буларак чыгышлар ясый, концертлар алып бара.

Әдәбият

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя: Очерк истории. К., 1986.

Автор — Ю.А.Благов