Биографиясе

1853 елның 3 (15) июле, Мәскәү – 1928 елның 12 марты, шунда ук.

Кече театр суфлеры Николай Алексеевич Ермоловның кызы; бабасы –Алексей Семенович, князь Волконскийларның элеккеге крепостной скрипкачысы.

1862 елда Мәскәү театр училищесының балет классына укырга керә. Сәхнәдә дебют – 1866 ел ("Жених нарасхват" водевилендә Фаншетта роле). 1871 елда, училищены тәмамлагач, Кече театр труппасына кабул ителә.

Г.Э.Лессингның шул ук исемдәге әсәрендә Эмилия Галотти (1870), А. Н.Островскийның "Гроза" әсәрендә "Катерина" (1873), Лопе де Веганың "Овечий источник" әсәрендә Лауренсия (1876) рольләре аның башкаруында зур уңышларга ирешәләр. "Без вины виноватые" (1908) спектаклендә Кручинина, Мария Стюарт, леди Макбет кебек тираниягә һәм әдәпсезлеккә каршы торучы ирек сөюче героинялар ролен башкаруы белән дан казана.

Россиянең төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә була; өч тапкыр гастрольләр белән Казанга килә, анда аның чыгышлары зур уңыш казана.

1920 елда Кече театрда аның сәхнә эшчәнлегенең 50 еллыгы тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. 1921 елда сәхнәдән китә.

Ермолова иҗаты рус театры тарихында аерым урын алып тора. Аның сәнгате гаҗәеп ихласлылыгы, көчле трагик темпераменты, ирек һәм кешелек дәрәҗәсенең югары идеалларын гәүдәләндерү сәләте белән аерылып тора.

Истәлеге

1925 елдан Мәскәү драма театры аның исемен йөртә.

1986 елда Тверь бульварындагы актриса яшәгән йортта М.Н.Ермолованың Йорт-музее (А.А.Бахрушин исемендәге Театр музее филиалы) булдырыла.

1957 елда Ермоловага багышланган СССР почта маркасы чыгарыла. Актриса хөрмәтенә астероид (1993) һәм Венерадагы кратер (1985) атала.

Казанда бер урам аның исеме белән атала.