Биографиясе

1925 елның 16 апреле, Барнаул шәһәре – 1988 елның 6 мае, Казан.

Барнаул театр училещесен тәмамлаганнан соң (1941 ел), Барнаул край курчак театры труппасына кабул ителә.

Бөек Ватан сугышында була. Украина фронтында сугыша, Чернигов шәһәрен азат итүдә катнаша.

Демобилизацияләнгәннән соң Барнаул край драма театрында (1947–1950 еллар), Великие Луки, Могилёв, Пенза шәһәр театрларында эшли. 1960 елдан Казан Зур драма театрында. 1978–1985 елларда аның директоры.

Иҗаты

Казанда башкарган беренче рольләреннән үк (Никита - «Караңгылык патшалыгы», Л.Н.Толстой; Платонов – «Океан», А.П.Штейн; Пётр – «Югалган бала», А.Н.Арбузов; Линьков – «Хуҗа», И.М.Соболев) үзен социаль портретлар остасы итеп таныта, үз геройларының эчке дөньясын кырыс һәм саран тоелган тышкы сурәтләр белән төгәл тәңгәлләштерү ярдәмендә ачып бирүгә ирешә.

Һәр образны, реалист буларак, чынбарлыктагыча тудыра, шул ук вакытта персонажларны уйнаганда берникадәр романтизм элементларын да куллана. Г.Е.Егоров башкарган Нагульнов («Күтәрелгән чирәм», М.А.Шолохов), Николай («Туй көнендә», В.С.Розов), Дюжев («Кыргый ярда», Б.Н.Полевой романы буенча), Свидригайлов («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча) рольләре масштаблылыкка һәм шактый зур әһәмияткә ия булалар. М.Горькийның «Зыковлар» пьесасы буенча куелган спектакльдә Антипа Зыковның фаҗигале образын тудырып, актёр әхлакый идеалларның, гадәти тормыш нигезләренең җимерелүен күрсәтә. Генерал Чарнотаны («Качу», М.А.Булгаков) һәм башкаларны гәүдәләндергәндә Г.Е.Егоров комик гротескка кадәр барып җитә.

Г.Е.Егоров башкаруында татар драматургиясендә дә шактый әһәмиятле образлар барлыкка килә: Мисбах («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Чемоданлы кеше («Югалган көн», А.Гыйләҗев), Ислам («Әни килде», Ш.Хөсәенов).

Казан Зур драма театрында режиссёр буларак та шактый спектакльләр куя (шул исәптән О.де Бальзак романы буенча «Руже абзый мирасы» – «Наследство дядюшки Руже (Хищница)» – бу спектакль 10 еллап театр сәхнәсеннән төшмичә уйнала; И.В.Штокның «Ленинград проспекты» – «Ленинградский проспект», П.П.Ершов әкияте буенча куелган «Канатлы ат» – «Конёк-горбунок» һ.б). Үзе автор буларак, С.В.Иванов белән берлектә «Чәчәк сере» – «Тайна цветка» (татар фольклорына нигезләнеп), «Ай малае» – «Лунный мальчик» әкиятләрен яза һәм сәхнәгә куя.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.                   

Автор – Ю.А.Благов