- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, Хезмәт Батыры (1932 ел), Әзәрбайҗан ССРның, СССРның халык артисты (1936, 1949 еллар)
1901 елның 25 ноябре, Әстерхан шәһәре – 1962 елның 9 гыйнвары, Баку шәһәре.
Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда Әстерхан татар театрында башлый.
1919 елда З.Солтанов җитәкчелегендә Әстерхан татар театр студиясен тәмамлый.
1920 елдан М.Азизбәков исемендәге Әзәрбайҗан драма театры труппасында эшли.
Кеше шәхесенең героик-романтик характерын чагылдырырга сәләтле актриса буларак, үз замандашлары образларында хатын-кызның чын милли сыйфатларын ача. Ул башкарган Фирәнгиз, Солмаз, Севиль («Ил улы Актай», «Ут кәләше», «Севиль», Җ.Җаббарлы) кебек героинялар көчле ихтыярлы, максатка омтылучан, үз тирәлегенең артта калуы белән килешмәүчән, үз дәрәҗәләрен һәм бәйсезлекләрен яклап көрәшергә сәләтле хатын-кызлар булып күз алдына килеп басалар.
Рухи иреккә, гасырлардан килгән курку хисен җиңүгә ирешү, үзаңның уяну процессын күрсәтү М.Й.Даутова башкарган Любовь Яровая (К.А.Тренёвның шул исемле пьесасы), Оксана («Эскадраның һәлакәте», А.Е.Корнейчук), Клара («Курку», А.Н.Афиногенов) кебек героинялар образларының да төп лейтмотивы була.
Гызьетер («Ханнар», С.Вургун), Гөлзар («Шәрекъ иртәсе», Э.Мамедханлы) рольләрендә М.Й.Даутова чын халык вәкиле, халыкның гореф-гадәтләрен саклаучы ана образын иҗат итә.
Классик драматургия репертуарыннан М.Й.Даутова башкарган Кручинина, Кабаниха («Гаепсездән гаеплеләр», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Настя, Васса («Тормыш төбендә», «Васса Железнова», М.Горький), Дездемона, Гонерилья, Гертруда, леди Макбет («Отелло», «Король Лир», «Гамлет», «Макбет», У.Шекспир) образлары эмоциональ көчкә, психологик тирәнлеккә ия.
Хураман, Ширин («Вагыйф», «Фәрһад һәм Ширин», С.Вургун), Хумар, Судабә («Санан шәех», «Сиявуш», Г.Җәвид) рольләре М.Й.Даутованың әһәмиятле иҗади уңышлары булып тора.
Әзәрбайҗан ССРның 2 нче һәм 5 нче чакырылыш Югары Советы депутаты.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1948 ел).
Мамедов Д. Марзия Давудова. Баку, 1949.
Автор –И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.