Биографиясе

1913 елның 6 августы, Херсон губернасы Григорьевка авылы — 1980 елның 29 марты, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1931 елда Симферополь шәһәре театрында башлый, шул ук вакытта әлеге театр студиясендә укый.

1934–1949 елларда Чиләбе, Горький, Липецк, Сочи, Краснодар, Грозный, Симферополь шәһәрләрендәге драма театрлары актёры, аларның сәхнәләрендә Бенволио, Меркуцио, Кассио («Ромео һәм Джульетта», «Отелло», У.Шекспир), Калаф («Принцесса Турандот» К.Гоцци), Незнамов, Пётр («Гаепсездән гаеплеләр», «Урман», А.Н.Островский), Яровой («Любовь Яровая», К.А.Тренёв) кебек зур рольләр башкара.

В.А.Чернецкий Кирсанов ролендә

«Яңа кешеләр», Н.Г.Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» романы буенча

Иҗаты

1949 елдан Казан яшь тамашачылар театры труппасында. Матур тышкы кыяфәтле, сирәк очрый торган аһәңле тавышка ия актёр буларак, Чернецкий Казан сәхнәсендә тәүге рольләреннән үк (Инсаров — «Бер көн элек», И.С.Тургенев романы буенча, Саша иптәш — «Качу», Д.А.Щеглов) әйдәп баручы актёрларның берсенә әверелә. Чернецкий, нигездә, романтик рухтагы рольләр башкара. Аның геройлары тирән акыллы, төпле, саф хисле, эмоциональ булулары белән аерылып тора: Кирсанов («Яңа кешеләр», Н.Г.Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» әсәре буенча), Карл Моор, Фердинанд («Юлбасарлар», «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф.Шиллер), король Марк («Тристан һәм Изольда», А.Я.Бруштейн), Анжольрас («Хокуксызлар», В.Гюго романы буенча). Актёр Борис Богатырёв, Фёдор («Тормыш сәхифәләре», «Шатлык эзләгәндә», В.С.Розов), Олег («Могҗизалы эретмә», В.М.Киршон), Костя Белоус («Шәһәрдә таң ата», А.Н.Арбузов) рольләрендә замандашларының характер үзенчәлекләрен яктырта, персонажларның рухи дөньяларын ачуда тирән психологизмга омтылып, сәнгатьчә детальләрдән оста файдалана.

«Революция исеме белән» спектаклендә (М.Ф.Шатров пьесасы буенча) Чернецкий иҗат иткән Ленин образы югары актёрлык осталыгы белән аерылып тора. Кречинский («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Паратов, Крутицкий («Бирнәсез кыз», «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Иван Коломийцев («Соңгылар», М.Горький) образларын ышандырырлык итеп төрле яклап ача. Актёр иҗатында тирән психологизм белән сугарылган образларны ачуда тормышчан хаклык эчке пафос һәм романтизм белән үрелеп бара.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Народные артисты. К., 1980; 

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.

Автор — Ю.А.Благов