Биографиясе

1903 елның 18 ноябре, Тверь шәһәре — 1987 елның 10 ноябре, Мәскәү.

1919–1921 елларда Петроград шәһәрендә Ю.М.Юрьевта рус драма мәктәбендә укый, бер үк вакытта, 1920–1923 елларда, шул ук шәһәрдә Зур драма театры актёры.

1924–1926 елларда Мәскәүдә — Корш театрында, 1926–1927 елларда — Махачкала шәһәре театрында, в 1927–1928 елларда Казан Зур драма театрында эшли.

Казан сәхнәсендә Гирькин («Яшьлек фабрикасы», А.Н.Толстой), Башкиров («Доцент Янбулатов», А.М.Файко), поручик Полевой («Разлом», Б.А.Лавренёв), Васька Пепл («Тормыш төбендә», М.Горький), Иван («Ачкыччы Ванька», Н.И.Собольщиков-Самарин), Курчаев («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Петенька («Головлёв әфәнделәр», М.Е.Салтыков-Щедрин романы буенча), Алёша («Абыйлы-энеле Карамазовлар», Ф.М.Достоевский романы буенча), граф Федерико («Печән өстендә эт», Лопе де Вега) һ.б. Жанрның күптөрлелеге, яшь совет драматурглары пьесаларында вакыйганың динамик кискенлеге актёрдан теге яки бу рольне башкарганда зур осталык, сәнгатьчә чаралардан кыю файдалануны таләп итә, аның иҗат диапазонын киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Аннан соңгы елларда Ц. Кырым рус театрында, Ленинград академия драма театрында, В.Э.Мейерхольд исемендәге театрда, 1937 елдан Мәскәүдә Кече театрда (1950–1967, 1970–1985 елларда директор, 1985 елдан сәнгать җитәкчесе) эшли.

Бер үк вакытта В.Э.Мейерхольд исемендәге театр каршындагы мәктәптә, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесендә укыта (1962 елдан профессор).

1964–1986 елларда Бөтенсоюз театр җәмгыяте идарәсе рәисе.

Кинога төшә.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1969).

Әдәбият      

Коржевич Л. Путь актёра: М.И.Царёв. М., 1981; 

Театральная энциклопедия. М., 1967. Т. 5; 

Русский драматический театр: Энцикл. М., 2001.